Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2017

Татарстанда атна дәвамында 534 кеше эшсез дип танылган

27 июньгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13275 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бу көнгә эшче көчкә карата 0,64 процент күрсәткечендә саклана.

Хисап атнасы барышында, 21−27 июньдә, 534 кеше эшсез дип танылган. Аларның 492се моңа кадәр эш белән тәэмин ителгән булган. Эшсез буларак яңа гына исәпкә алынганнарның 66сы оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган. Гомумән алганда, эшсезләр саны узган атнага караганда 226 кешегә кимегән.

Бүген Татарстанда 36681 вакансия бар. Узган атнада, мәсәлән, оешмалар 2966 эш урыны ачык дип белдергән. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций