Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.10.2016

Татарстанда балыкчылар коткарылган

Шимбә, 8 октябрьдә, Чулманда балыкчылар аздан гына батмый калган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстанның Алексеевск районы Сакон авылыннан ерак түгел Чулман елгасында көймәдә 52, 41, 40 һәм 38 яшьлек дүрт ир-ат балык тоткан. Күпмедер вакыттан соң көймә бата башлаган.

Җирле балыкчылар аларны күреп алган һәм Речное авылы янындагы утрауга алып килгәннәр. Аннары коткаручылар зыян күрүчеләрне ярга чыгарган. Дүрт балыкчы да хастаханәгә барудан баш тарткан.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20