Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2015

Татарстанда көзге чакырылышта 4 мең егет илгә хезмәт итәргә китәчәк

 Көзге чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 4 меңнән артык кеше җибәреләчәк, дип хәбәр итте бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика хәрби комиссары Сергей Погодин.

"Чакырылыш 31 декабргә кадәр дәвам итәчәк һәм әллә ни үзгәрешләр булмаячак", - диде ул.

Погодин билгеләп узганча, традиция буенча 1988-1997 елда туган, хәрби хезмәткә барулары кичектерелмәгән һәм чакырылыштан азат ителмәгән гражданнар алыначак. Шул ук вакытта, беренче чиратта, югары һәм урта махсус белемле өлкән яшьтәге гражданнар чакырылачак.

Агымдагы елның октябрь-декабрь аенда гаскәрләргә хәрби-хисап белгечлекле 946 егет озатылачак. Аларның 839ы "С" категорияле машина йөртүче, 48е көпчәкле БТР йөртүче, 54е МТБЛ йөртүче, 5се "Д" категорияле машина йөртүче. Тагын 35 кеше альтернатив хезмәт итәчәк. 10 кеше Президент полкында хезмәт итү өчен сайланган.

Республика хәрби комиссары сүзләренчә, хәзерге вакытта районар, шәһәрләр, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары тарафыннан  хәрби частьләр белән 68 шефлык килешүе имзаланган һәм гамәлдә, аларны 34 белем бирү оешмалары белән төзелгән.

"Республиканың һәр районында, ким дигәндә, бер шефлык килешүе бар, ә кайбер районнарда ул берничә", - диде Сергей Погодин. Аларга Чаллы шәһәре, Әлмәт, Түбән Кама, Балтач, Саба, Теләче, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнары керә.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20