Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2016

Татарстанда Төркия икътисад министры килүен көтәләр

Татарстанда Төркия Республикасы икътисад министры Ниһат Зәйбәкчи килүен көтәләр. Ул Казанга бу атна җомга, ягъни 7 октябрьдә кичен килергә мөмкин.

8 октябрьдә иртән Ниһат әфәнде Зәйбәкчи Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Алабуга” махсус икътисади зонасына (МИЗ) юл ала. “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ” АҖнең корпоратив мәсьәләләр буенча департаменты директоры Михаил Миронов сүзләренчә, башта алар “Тракья Гласс Рус” АҖ мәйданнарында була. Анда предприятие линияләрен карыйлар һәм җитештерү мәйданчыгын эшләтеп җибәрүдә катнашалар. “Sisecam” (Төркия) һәм “Saint-Gobain” (Франция) компанияләренең уртак проекты 2010 елның сентябрендә МИЗ резиденты булуга иреште. Заводның җитештерү куәте - елына 250 мең тонна табак пыяла һәм 4,5 млн кв.м көзге. Әлеге тантанада “Sisecam” компанияләр төркеменең табак пыяла төркеме башлыгы Реха Акчакаяның катнашуы көтелә.

Шул ук көнне Татарстан Президенты һәм Төркия икътисад министры МИЗда “Sisecam” компанияләр төркеменә кергән тагын бер заводны - “Аутоматив Гласс Альянс Рус”ны рәсми ачар дип көтелә. Ул МИЗ резиденты хокукын 2011 елның августында ук алган булган. Россия автомобиль базарына атомобиль пыялалары җитештерү белән шөгыльләнә, төп кулланучылары – “АвтоВАЗ”, “Фольксваген” һәм “Рено”.

Зәйбәкчи шулай ук МДФ, идән япмалары, мебель панельләре җитештерә торган “Кастамону Энтегре” заводында булырга исәп тота, пластик торбалар җитештерү белән мәшгуль һәм үсешкә йөз тоткан “Дизайн-Рус” ҖЧҖтә була.

“Алабуга” МИЗ административ-эшлекле үзәгендә Төркия икътисад министры Татарстан Президенты белән очрашып сөйләшү алып барырга планлаштырган. Ул эшлекле төшке аш форматында була. Аннары министр Ниһат Зәйбәкчи Төркиянең Татарстанда эшли торган компанияләре җитәкчелеге белән очрашырга ниятли. Татарстанда Төркия капиталы катнашында эре компанияләр дистәләп исәпләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20