Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2016

Татарстанга Ростехнадзор башлыгы Алексей Алешин эш сәфәре белән килде

 Федераль экология, технология һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин кичә Татарстан Республикасына эш сәфәренә килде.
«Казан» халыкара аэропортында Алексей Алешинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль экология, технология һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров каршы алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Ростехнадзор башлыгының Татарстанга эш сәфәренең төп максаты – «Идел буе идарәсе күзәтчелегендәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның 2015 елда сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итү буенча эше һәм 2016 елга бурычлары турында» Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашу.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20