Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2016

Театр эшчәнлеге турында закон проекты кабул ителде

Бүген 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 18 нче утырышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “ТРда театрлар һәм театр эше турында”гы закон проектын өченче укылышта тәкъдим итте.

Закон проекты нигезендә, ТР дәүләт хакимияте органнарының театр эше өлкәсендәге вәкаләтләрен ТР Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты һәм ТРның мәдәният өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органы арасында бүлү күздә тотыла. Республика территориясендә даими рәвештә гамәлдә булган театрларны исәпкә алу максатында, Татарстанда театрлар реестрын кертү күздә тотыла. Эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру, театр постановкаларын сыйфатлы рәвештә әзерләүне, республиканың дәүләт театрларында кадрларны рациональ сайлап алуны тәэмин итү максаты белән, профессиональ иҗат хезмәткәрләрен аттестацияләү мөмкинлеге билгеләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин закон проекты яклы чыгыш ясап, аның өченче укылышка әзерләнгәндә, җәмәгатьчелек, профессиональ берләшмә һәм депутатлар тарафыннан хупланганын ассызыклады.

Закон проекты тулаем кабул ителде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20