Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.09.2015

Тинчурин театры белән “Зәкәт” хәйрия фонды Казандагы картлар йортына бәйрәм китерә

28 сентябрь көнне сәгать көндезге 2дә Казан шәһәрендә Пасечная урамы, 6 адресы буенча урнашкан картлар йортында К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Зәкәт” хәйрия фонды белән берлектә, хәйрия акциясе үткәрә.

Корбан гаете һәм Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чарада Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Алтын көз” спектаклен күрсәтү, корбан итен тапшыру, театр артистлары һәм картлар йортында яшәүче өлкәннәр белән чәй табыны артында әңгәмә кору күздә тотыла, диелә тетарның матбугат үзәгеннән алынган алхәбәрдә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20