Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.01.2016

ТР башкаласында махсуслаштырылган “Балыкчы. Аучы” күргәзмәсе була

 2-6 мартта “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең беренче павильонында “Балыкчы. Аучы” дигән махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк. Биредә төрле тематиканы чагылдырган экспонатлар урнаштырылачак.

Бу хакта ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экспозиция “балык тота торган инвентарь”; “балыкчылар һәм аучылар өчен өс һәм аяк киемнәре”; “балыкчылык һәм аучылык өчен махсус транспорт чаралары”; “оптика, приборлар, җиһазлар; таксидермия; балыкчылар һәм аучылар өчен сувенирлар” дигән төрләргә бүленә. Моннан тыш, күргәзмәдә балык һәм киек итеннән әзерләнгән тәм-томнар да сатылачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20