Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.04.2016

ТР Президенты Будапештка эш сәфәре кыла

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия башкаласы Будапешт шәһәренә эш сәфәре белән килде.

Рөстәм Миңнехановның Будапештта булу программасы ике көнгә (2016 елның 7-8 апреле) исәпләнгән, дип тәгаенли ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әлеге сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Венгрия Хөкүмәте вәкилләре, шул исәптән Венгрия Кеше ресурслары министры Золтан Балог, Икътисад министрлыгының икътисадый үсеш һәм норматив җайга салу мәсьәләләре буенча дәүләт секретаре Иштван Лепшени, Тышкы эшләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Петер Сийярто, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашулары көтелә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Венгерия-Татарстан эшлекле форумында катнашачак, Graphisoft Park бизнес-паркы эшчәнлеге белән танышачак.

Бүген Будапештка килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов, рәсми затлар белән бергә, Будапештны фашизмнан азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары һәйкәленә чәчәк бәйләме салды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20