Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.05.2016

ТР Президенты Костромага эш сәфәре кыла

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кострома шәһәренә ике көнлек эш сәфәре белән килде. «Туношна» халыкара аэропортында аны Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников каршы алды.

Иртәгә, ягъни24 майда Рөстәм Миңнехановның төбәк җитәкчелеге һәм татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашуы планлаштырыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Кострома өлкәсенең эре предприятиеләрендә, аерым алганда, «Красносельский ювелирпром» ГАҖдә һәм «Костромской завод автокомпонентов» ЯАҖдә булачак.

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Ситников Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзалаячак.

Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре вәкилләре бар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20