Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.11.2015

ТР Президенты нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексын, революцион проект, дип атады

ТР Президенты нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексын, революцион проект, дип атадыТүбән Камада гамәлгә куела торган проект - нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексы революцион проект булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камага эш сәфәре нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә белдерде.

Искәртеп үтик: бүген ул Түбән Камага эш сәфәре кысаларында төзелеп килгән нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында булды. Әлеге стратегик инвестицион проектны "ТАИФ-НК" ААҖ ("ТАИФ" компанияләр төркеме) тормышка ашыра.

Хәзергә комплекс төзелеше актив бара, аны 2016 елның IV кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырылган.

Яңа комплекска нигез ташы 2012 елның ноябрендә салынган иде. Аның составына гудрон гидрокрекинг җайланмасы, водород җитештерү җайланмасы, күкерт җитештерү җайланмасы, шулай ук кайбер ярдәмче җайланмалар һәм товар-чимал парклары керә. Яңа комплекста елына 3,7 млн тонна нефть авыр калдыклары тирәнтен эшкәртеләчәк. "ТАИФ-НК"та нефтьне тирәнтен эшкәртү 95 процентка кадәр артачак.

Комплекс нигезенә нефтьнең авыр калдыкларын ачык югары сыйфатлы нефть продуктлары, шул исәптән "Евро-5" стандарты таләпләреннән түбән булмаган дизель ягулыгы итеп эшкәртергә мөмкинлек биргән алдынгы технологияләр салынган. Ул файдалануга тапшырылганнан соң, "ТАИФ-НК"та нефть эшкәртү процессы калдыксыз диярлек булачак. Предприятиенең табышы ике тапкыр артып, 700 яңа эш урыны булдырылачак.

"ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Владимир Пресняков сүзләренә караганда, бу проектка гомуми инвестицияләр күләме 67-68 млрд сум тәшкил итәчәк.

Комплекс перспективасына бәя биреп, Рөстәм Миңнеханов: "Бүген барлык эшләр графиктан алда бара. Бер елдан бу комплекс эшли башлаячак һәм бүген «ТАИФ-НК» чыгарган кадәр диярлек нефть продуктлары җитештерәчәк. Нефть продуктлары чыгышы 98 процент тәшкил итәчәк. Бу катлаулы, әмма бик перспективалы проект. Без яхшы нәтиҗәләр көтәбез", - диде.

Проектны гамәлгә кую нәтиҗәсендә, компания 15-16 млрд сум күләмендә өстәмә керем алырга тиеш.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20