Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.11.2015

ТР Президенты рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы узды

ТР Президенты рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы узды Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара ТР Хөкүмәте йортында үткәрелде.

Утырышта 2015 елның 10 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2016 елга бюджетлар расланды. Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат тыңланылды.

Агымдагы елның 9 аенда 19 млн 885 мең тонна нефть табылган, бу, 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, 1,4 процентка күбрәк. 668 млн кубометр иярчен нефть газы табылган. Әшәлче чыганагында 267 мең тонна югары үзлелекле нефть чыгарылган, бу узган елның шул чорыннан 56 процентка күбрәк дигән сүз. Җылылык ысулларын куллана башлаганнан бирле, 2015 елның 1 октябренә 830 мең тонна югары үзлелекле нефть табылган.

Әлеге вакытка продукция сатудан нетто-табыш (өстәмә кыйммәт салымыннан һәм экспорт пошлинасыннан тыш) 349,2 млрд сум тәшкил иткән. Салым салганчы 90,2 млрд сум табыш алынган, саф табыш 69,7 млрд сум булган.

Утырышта скважиналар бораулаган вакытта горизонталь технологияләр куллануның нәтиҗәлелеге турында фикер алышынды. Аларны алга таба камилләштерү компаниянең җитештерү эшчәнлегендә иң мөһим бурычларның берсе булуы билгеләп үтелде. Горизонталь бораулау чыганаклардан нефть табу күләмен арттырырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр иттеләр "Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәтендә.

2016 елга инвестицион программа һәм аның проектларын тормышка ашыру барышы каралды. Директорлар советында "Татнефть" ГАҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә тикшерелде.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20