Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2016

ТР Сынлы сәнгать музее “Музейда төн” акциясендә олылар һәм балалар өчен төрле чаралар уздыра

 21 май көнне “Музейда төн” акциясенә ТР Сынлы сәнгать музее да кушыла. Бу көнне сәгать кичке 5 тән 10 га кадәр “XVIII–XIX гасыр рус сәнгате”, “Сынлы сәнгатьтә хатын-кыз образлары”, “XVI –XIX гасырларда көнбатыш Европа сәнгате”, “XX гасыр башы рус авангарды сәнгате”, “Карл Брюллов” күргәзмәләре буйлап эккспозиция оештырылачак.


Сәгать 17.00 дә “Онытылган әйберләрнең серле дөньясы” чарасы декоратив гамәли сәнгать фондыннан булган предметлар белән танышу мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук, Сынлы сәнгать музееның Борынгы Рус сәнгате җыелмаларыннан булган “Зөянең Богородица монастыре Успение соборы иконастасы” (“Иконостас Успенского собора Богородицкого монастыря Свияжска”) күргәзмәсе дә тамашачылар хозурына тапшырылачак. Белгечләр иконалар коллекцияләрен өйрәнү һәм төзекләндерү хакында сөйләмәкче.


Музейның ак ташлы залында сәгать 18.00 дә “Studium” фьюжн-төркеме, 19.30 да классик гитара концерты, сәгать 20.20 дә XVIII–XIX гасыр композиторларының романсларын һәм опералардан арияләрене Иван Шонин башкарачак, сәгать 21.00 дә исә А.С. Пушкинның “Евгений Онегин”ыннан күренешләр тәкъдим итү ниятләнә.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ресурс үзәгендә “Остаханәдән ачкычлар” күргәзмәсе  кысаларында рәссам белән һәм “Остаханә, остаханә!” дип исемләнгән очрашу була.


Музей паркында бу көнне сәгать 12.00 дән 21.30 га кадәр “Кешеләр дөньясында” яшьләр программасы тәкъдим ителә.

Бу хакта ТР Сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20