Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2016

«Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе үткәреләчәк

22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында, Халыкара туган тел көненә багышлап, «Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе була.

Конференциянең төп максаты итеп төрки халыкларның телләрен, әдәбиятларын, тарихларын, гомумән, мәдәниятләрен өйрәнү тәҗрибәләре һәм фәнни проблемалар турында сүз алып бару, аларның тарихтагы язмышында исламның роле һәм урыны хакында фикер алышу тәгаенләнгән.

Конференциянең түбәндәге тематик юнәлешләрдә үткәреләчәге билгеле:
ислам һәм төрки халыкларда дини күзаллаулар;
төрки халыклар тарихы һәм археологиясе;
төрки халыклар фольклоры һәм һәм әдәбияты;
хәзерге заман төрки тел белеменең актуаль проблемалары;
төрки халыклар топонимикасы һәм ономастикасы;
лингвокультурология, контактология, тәрҗемә мәсьәләләре.

«Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе кысаларында төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияте буенча фәнни хезмәтләр, татарларның кулъязма китаплары һәм традицион зәркән эшләнмәләре үрнәкләре күргәзмәләре тәкъдим ителә, түгәрәк өстәлләр һәм дискуссион мәйданчыклар эшли. Һәрхәлдә, шулай планлаштырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20