Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2017

Әтрәкле хезмәтчәннәре “Башваткыч” сорауларына пыр туздырып җавап бирәләр

Якшәмбе кичендә «Башваткыч» тапшыруының катлаулы, ләкин бик кызыклы сорауларына Минзәлә районының Әтрәкле авыл җирлеге хезмәтчәннәре җавап эзли.

Әтрәкле авыл җирлеге хезмәтчәннәре төрле осталыкка ия һәм алар бик гади кешеләр. Тапшыру редакциясе хезмәткәрләре дә «алар белән эшләве бик җиңел булды» диделәр. Әтрәкле авылының үз тарихи-мәдәни үзәге бар, димәк авыл үз тарихын һәм мәдәниятен бик олылап саклый һәм яшь буынга тапшыра. Төрле яклап рухи кыйммәтләрне кадерләгән кешеләр башваткычны да бик җиңел чишә. Моның чынлыкта ничек булуын якшәмбе кичендә белә аласыз. Төрле осталыкка ия Минзәлә хезмәтчәннәре белән «Башваткыч» тапшыруын карарга онытмагыз.

Якшәмбе, 25 нче июнь, Әтрәкле авыл җирлеге хезмәтчәннәре белән «Башваткыч» тапшыруы 18:00 сәгатьтә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!