Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2016

Туфан Миңнуллин пьесаларындагы җырлар “Син дә җырла шундыйны”да яңгыраячак

 12 май көнне сәгать 17.00 дә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Казан, Щапов ур., 37) драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин (1935-2012) иҗат иткән пьесалар буенча сәхнәләштерелгән спектакльләрдәге җырлардан төзелгән “Син дә җырла шундыйны” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителә. Чараны Туфан аганың гаиләсе һәм журналист Зимфира Гыйльметдинова оештыра.

Бу көнне җырчылар, артистлар, сәхнә һәм журналистика ветераннары, сәнгать сөючеләр җырлар башкарып, тыңлап кына калмыйча, Туфан Миңнуллин хакында истәлекләрен дә яңартачак. Кичәгә чакырылган яшьләр әлеге җырларны яратып тыңлар һәм проект дәвам иткән бәйгедә катнашырлар дигән өмет бар, ди оештыручылар. Конкурста җиңүчегә Туфан Миңнуллин премиясе тапшырылачак.

Конөертка керү — ирекле. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20