Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2016

Тукай районында яңа ветеринария пункты 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк

Түбән Суыксу авылындагы пункт Түбән Суыксу, Борды, Биклән, Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс һәм Иштирәк җирлекләренә кергән 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Монда хайваннарны дәвалау, ясалма орлыкландыру хезмәтләре эшләячәк. Хәтта операция ясау да мөмкин булачак, дип яза Тукай районының “Якты юл” басмасы.

Ветеринария пунктында өч табиб эшли. Алар барысы да - район ветеринария берләшмәсеннән күчкән белгечләр. Хезмәт күрсәтү өчен пунктта барлык шартлар тудырылган, кирәкле җиһазлар урнаштырылган, табиблар өчен ноутбукка кадәр көйләп куелган.

Ветеринария пункты республика программасы кысаларында төзелде. Районда соңгы өч ел эчендә мондый биш пункт сафка басты. “Бүген районда биш участок пункты эшли. Шуның белән барлык авылларны ветеринария хезмәте белән тәэмин итә алабыз”, – дип белдерә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Әнсәр Әбделманов җирле газетага.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20