Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.11.2015

Туристлар, яллары бетү белән, Мисырдан кайта ала - ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Туристлар, яллары бетү белән, Мисырдан кайта ала - ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыТуристлар, яллары бетү белән, Мисырдан кайта ала, дип белдерде бүген "Татар-информ" МА матбугат конференциясендә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.

"Туристларны юлламаларында билгеләнгән сроклар буенча алып кайтачаклар", - дип ассызыклады Суржко. Аның сүзләренә караганда, пассажирларны Татарстанга шул ук самолетлар алып кайтачак. "Алар Татарстанга туристлар белән кайта, берничә сәгатьтән янә Мисырга буш китәләр", - дип аңлатты ул.

Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, бүген Мисыр территориясендә Татарстан аэропортыннан киткән 3700-3750 турист кала. "Алар арасында якындагы төбәкләрдә яшәүчеләр дә бар", - диде ул. Якын арада бу мәгълүмат үзгәрергә мөмкин, диде спикер.

Татарстанлылар ватаннарына үз багажларыннан башка кайтачак - аны Россия Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аерым борт белән кайтарта. "Бу багажларны җентекләп тикшерү өчен эшләнелә", - диде Николай Суржко.

Бүгенгә Казана эропортларында һәм "Бигеш" аэропортында оператив төркемнәр эшли, аларга Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук психологлар керә. "Алар тәүлек дәвамында эшләячәк. Аларның бурычы - Мисырдан кайтучылар белән оператив мәсьәләләрне хәл итү", - дип ассызыклады ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20