Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.02.2016

Узган елда Казан шәһәре буенча тулаем территориаль продукт 604,3 млрд сум тәшкил иткән

2015 нче елда Казан шәһәре буенча тулаем территориаль продукт 604,3 млрд сум тәшкил иткән, 2014 нче елда ул 567,7 млрд сум булган. Бу хакта бүген Казан ратушасында III чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясендә билгеле булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза торган утырышта төп доклад белән Казан шәһәре Дума рәисе һәм башкала мэры Илсур Метшин чыгыш ясый.

Казанда җитештерелгән товар күләме 320,4 млрд сумга тәңгәл (2014 нче елда - 278,2 млрд). Илсур Метшин, алдагы ел белән чагыштырганда, кайбер күрсәткечләрнең кимүен дә билгеләп узды. Сәнәгать производствосы үсеше 95,6 процент тәшкил иткән. Шәһәр икътисадына кертелгән инвестицияләр күләме 153 млрд сумнан гыйбарәт (2014 нче елда - 161 млрд сум), данәләп сәүдә әйләнеше - 446,1 млрд сум (2014 нче елда - 449,9 млрд сум). "Шулай да, 2015 нче елда, ягулык-энергетик ресурсларын җитештерү белән чагыштырганда, эшкәртү производстволарының үсеш ягыннан күпкә алда бару тенденцияләре сакланды", - дип белдерде Илсур Метшин. Ул химия производствосы үсешен, машина төзү секторында транспорт чаралары һәм җиһазларын җитештерү югары тизлек белән үсүен билгеләп узды. Хәзерге вакытта Казан территориясендә 3500дән артык сәүдә объекты, 1600 җәмәгать туклануы бинасы һәм 1500 көнкүреш хезмәтләре объектлары исәпләнә. Казанда сәүдә мәйданчыклары белән тәэминат 100 кешегә 1100 кв.м тәшкил итә, норматив 279 кв.м-га артык.

"Шәһәрдә инновацион инфраструктурага ярдәм системы нәтиҗәле эшли, ул үз эченә технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар челтәрен ала - барлыгы 21 субъект. Узган ел дәвамында әлеге мәйданчыкларга тагын 5әү өстәлгән. 2015 нче елда Казан шәһәре икътисадында мәшгуль булган халыкның уртача айлык хезмәт хакы 33 мең 271 сум тәшкил иткән, үсеш темпы - 104 процент дәрәҗәсендә. Эре һәм урта предприятиеләрдә уртача айлык хезмәт хакы 5,9 процентка арткан, кече предприятиеләрдә - 1,9 процентка. Илсур Метшин эшсезлекнең берникадәр артуын шәрехләде - 0,79 процент (2014 нче елда ул 0,58 процент булган). Бүген рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр 4817 кеше исәпләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20