Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2016

Узган елда ТРда тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән энергиянең 3 процентка кимүе күзәтелә

Узган елда ТРда тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән энергиянең 3 процентка кимүе күзәтелә2007 нче елдан башлап, Татарстанда тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән энергиянең 23,2 процентка кимүенә ирешелгән. 2014 нче ел белән чагыштырганда, бу индикаторның 3 процентка кимүе күзәтелә. 2020 нче елга бурыч – республика икътисадында энергия кулланылышын тагын 16,8 процентка киметү. Бу хакта бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә ачылган “Энергетика. Ресурсларны саклау” 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узган Хөкүмәт утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узды.

2015 нче ел йомгаклары буенча “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2016 нчы елга бурычларны билгеләүгә багышланган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын һәм башка рәсми затлар катнашты.

“Энергияне сакчыл һәм нәтиҗәле куллану өлкәсендә дәүләт сәясәте Татарстан икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе санала”, - дип башлады чыгышын Альберт Кәримов. Аның әйтүенчә, дөньяның югары үсеш алган илләре һәм Ауропа күрсәткечләре белән чагыштырганда, бездә икътисадта сарыф ителгән энергиянең чагыштырмача авырлыгы элеккечә югары кала. “Татарстан икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген һәм энергия кулланылышы нәтиҗәлелеген арттыру буенча күләмле эш көтелә”, - диде ул. Шулай да, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында республика лидерлар сафына керә. Моңа сәнәгатьтә, ягулык-энергетика комплексында һәм икътисадның башка тармакларында производствоны модернизацияләү буенча инвестицион программаларны гамәлгә ашыру, энергияне нәтиҗәле куллану технологияләре һәм энергоменеджмент системаларын гамәлгә кертү хисабына ирешелгән.

“Тулаем төбәк продуктын формалаштыруда сәнәгать төп рольне уйный. Энергетиканы кертеп, әлеге секторга беренчел ягулык-энергетик ресурслар күләменең 87 процентка якын өлеше туры килә. 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, сәнәгатьтә энергия сарыф ителеше индикаторы, 2014 нче елга караганда, 4,5 процентка кимегән. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә кебек үк, производствода сарыф ителгән энергиянең 7,6 процентка кимүе күзәтелә”, - дип белдерде Альберт Кәримов. Гомумән алганда, ул, 2015 нче ел буенча, җиңел һәм агач эшкәртү сәнәгатьләреннән тыш, барлык тармакларда да энергия сарыф ителеше индикаторының кимүен билгеләп узды.

Республика сәнәгатендә химия һәм нефть химиясе производствосында энергия аеруча күп кулланыла. Энергия сарыф ителешен киметү буенча аеруча нәтиҗәле эш “Казаноргсинтез”, “КВАРТ”, “Түбән Кама нефтехим” оешмаларында үткәрелгән. Министр “Түбән Кама нефтехим”ның энергетик менеджмент стандарты нигезендә энергияне нәтиҗәле куллану белән идарә системасын гамәлгә кертү буенча уңай тәҗрибәсен мисалга китерде.

“2015 нче елда машина төзү предприятиеләрендә энергияне саклау чаралары һәм энергоменеджментны кертү хисабына энергия куллану нәтиҗәлелегенең яхшы күрсәткечләренә ирешелгән. “Казанкомпрессормаш”, “ЕлАЗ” да аеруча нәтиҗәле эшчәнлек алып барылган”, - диде А. Кәримов.

Оборона-сәнәгать комплексында энергияне сакчыл куллану буенча иң яхшы күрсәткечләр “Казан төгәл машина төзү заводы”, “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе”, “Казан электротехник заводы” предприятиеләрендә билгеләнгән.

“Тулаем алганда, Татарстан энергетика комплексы предприятиеләренең системалы эше нәтиҗәсендә, электр энергиясен эшләп чыгаруга тотылган ягулык чыгымы, 2014 нче елга караганда, 2,4 процентка кимегән һәм 307, 85 г/кВтч тәшкил иткән. Челтәрләрдә электр энергиясен югалту өлеше 7,2 процент булган”, - дип белдерде Альберт Кәримов.

Министр сүзләренә караганда, министрлыкта квартал саен бюджет оешмалары тарафыннан энергия кулланылышына анализ ясала. “Тулаем алганда, 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, муниципаль өлкәдә энергетик ресурсларның барлык төрләре һзм су буенча куллану күрсәткечләренең кимү динамикасы теркәлгән”, - диде ул. Альберт Кәримов бюджет оешмаларында энергиянең нәтиҗәле сарыф ителеше буенча Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат районнарын, Казан шәһәрен, Балык Бистәсе, Аксубай, Арча, Саба, Актаныш, Чүпрәле, Мөслим районнарын уңай яктан мисалга китерде. Ә менә Теләче, Кама Тамагы, Алабуга һәм башка районнарга бу юнәлештә эшне көчәйтү зарур. “2016 нчы ел дәвамында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Энергияне сакчыл куллану технологияләре үзәге тарафыннан энергияне сакчыл куллану буенча муниципаль программалар үтәлеше мониторингланачак”, - дип белдерде Альберт Кәримов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20