Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2016

Вьетнам Хәрби-диңгез көчләре өчен Яшел Үзәндә төзелгән «Гепард-3.9» фрегаты суга төшерелде

Бүген Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводында Вьетнам Хәрби-диңгез көчләре өчен эшләнгән «Гепард-3.9» фрегаты тантаналы шартларда суга төшерелде. Бу әлеге төрдәге корабларны төзү буенча икенче контракттан беренче фрегат.

Тантаналы чарада Хәрби-диңгез флоты департаменты беренче идарәсенең «Рособоронэкспорт» акционерлык җәмгыяте башлыгы урынбасары Александр Стружанов, Вьетнам халык армиясе Генераль штабы башлыгы урынбасары Фам Нгок Минь, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы генераль директоры Ренат Мистахов һәм башкалар катнашты.

"Вьетнам Социалистик Республикасы Кораллы көчләре каршындагы йөкләмәгезне вакытында һәм тиешле сыйфатта үтәдегез", - дип мөрәҗәгать итте завод хезмәткәрләренә Илдар Халиков. ТР Премьер-министры Россия белән Вьетнамны хезмәттәшлек, бердәм стратегик позицияләр бәйли, дип искәртте.

Вьетнам халык армиясе Генераль штабы башлыгы урынбасары Фам Нгок Минь билгеләп узганча, Яшел Үзән заводында төзелгән беренче ике "Гепард" фрегаты һәрчак файдалануда һәм үз характеристикаларын яхшы күрсәтә. "Безнең диңгезчеләр аларда даими диңгезгә чыга, диңгез территориясен саклый", - диде ул.

"Татар-информ" агентлыгына Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы генераль директорының беренче урынбсары Александр Карпов хәбәр иткәнчә, корабта Вьетанам флагы 2017 елның ноябрь аенда күтәреләчәк. Аңа кадәр фрегатны кайбер сынаулар көтә, шул исәптән Кара диңгез флотында да. Аның сүзләренчә, әле парның икенче корабы да әзер һәм суга төшерелгән. Карпов сүзләренчә, хәзерге вакытта "Калибр-К" урнаштырылган фрегатларның өченче парын төзү турында сөйләшүләр бара.

Әйтергә кирәк, Вьетнам Социлиастик Республикасы Хәрби-диңгез көчләре өчен төзелгән фрегатларның икенче парында халыкара хәрби-техник хезмәттәшлек кысаларында, беренчеләрдән аермалы буларак, көймәгә каршы кораллар урнаштырылган.

Фрегатлар төзүгә беренче контракт 2006 елда төзелгән. Яшел Үзән заводы төзелешнең барлык этапларын уңышлы башкарган һәм 2011 елның мартында Камрань хәрби-диңгез базасында Вьетнам беренче императоры хөрмәтенә «Dinh Tieb Hoang» дип аталган беренче фрегатта Вьетнам дәүләт флагы күтәрелгән. Шул ук елның август аенда императоры хөрмәтенә «Lee Thay To» дип аталган икенче фрегатта да флаг күтәрү тантанасы узган.

Фрегатларның икенче парын төзүгә хөкүмәтара контракт 2012 елның октябрь аенда имзаланган. «Рособоронэкспорт» ААҖ белән  Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы арасында дәүләт контрактына 2013 елның февраль аенда кул куелган һәм сентябрь аенда "Гепард-3.9" фрегатларының икенче пары төзелә башлаган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20