Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.12.2015

Владимир Путин икътисад турында: «Вазгыять катлаулы, әмма критик дәрәҗәдә түгел”

Владимир Путин икътисад турында: «Вазгыять катлаулы, әмма критик дәрәҗәдә түгел”Вазгыять катлаулы, әмма критик дәрәҗәдә түгел – РФ Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына еллык юллама белән чыгышында илдәге икътисади вазгыятькә шундый бәя бирде.

Узган ел Россия икътисадта җитди кыенлыкларга тап булды, нефтькә, башка экспорт товарларга  бәя төште, һәм башка тискәре яклар күзәтелде, дип искәртте ул. “Икътисад өлкәсендәге кыенлыклар керемнәрдә һәм, гомумән, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсендә чагыла. Кешеләрне кыенлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләрбез дигән сорау борчый. Вазгыять катлаулы, әмма куркыныч дәрәҗәдә түгел”, - дип ышандырды Путин. Шул ук вакытта Россия Президенты бүген уңай тенденцияләр күзәтелүен билгеләп үтте. Аерым алганда, гомумән, сәнәгать производствосы белән илкүләм валюта тотрыкланды, инфляция төшүе күзәтелде, капитал китүнең шактый кимүе теркәлде.

“Россиянең зәгыйфь булырга хокукы юк. Безгә икътисад, технология, профессиональ компетенциядә көчле булу зарур. Хакимият кешеләрне ишетергә, килеп чыккан проблемаларны һәм үз гамәлләре логикасын аңлатырга тиеш. Гражданлык җәмгыятендә һәм бизнеста тигез партнерларны күрергә тиеш”, - дип ассызыклады Путин.

Ул илне үстерү буенча башлангыч юнәлешләрне билгеләде. Аның сүзләренә караганда, көндәшлеккә сәләтле производство бүгенгә кадәр -  чимал һәм җир куеныннан эзләп табу-чыгару секторында. "Бары тик икътисад структурасын гына үзгәртеп, куркынычсызлык һәм социаль үсеш өлкәләрендә киңкүләмле бурычларын хәл итә алабыз, - дип саный Путин. – Заманча эш урыннары булдыру, кешеләрнең яшәү сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү зарур. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, бизнеста да уңышлы предприятиеләр бар. Андый компанияләр санын барлык өлкәләрдә дә тиз үстерү бурычы куела. Бу максатларга чит илләрдән алына торган товарларны үзебезнекенә алыштыру һәм экспортны арттыру, произодстволарны технологик яңарту һәм профессиональ кадрлар әзерләү программалары юнәлдерелергә тиеш”, - диде ул.

РФ Президенты фикеренчә, кайбер тармакларның риск зонасында икәнлеген исәпкә алырга кирәк. Бу – төзелеш, автомобиль төзелеше, җиңел сәнәгать, тимер юл машиналары төзелеше. “Алар өчен Хөкүмәт  ярдәм итү махсус программалары тәкъдим итәргә тиеш, финанс ресурс каралган”, - диде ул.

Шулай ук Илбашы аз керемле кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. “Социаль ярдәм аңа мохтаҗ кешеләргә күрсәтелергә тиеш. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аларның профессиональ әзерлекләренә игътибар бирү зарур”, - диде ул һәм, май указларына җитди карарга һәм үтәргә омтылырга кирәк, дип өстәде.

“Бюджетны баланслауга ирешергә кирәк. Илнең финанс тотрыклылыгы белән бәйсезлеге бер-берсенә бәйле. 2016 елгы федераль бюджет үтәлеше нәтиҗәләре буенча аның дефициты 3 проценттан артырга тиеш түгел, әгәр безнең керемнәр көтелгәннән әзрәк булса да. Дәүләт акчалары хәрәкәтен катгый контрольда тотарга кирәк, анда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә федераль һәм төбәк субсидияләре дә керә. Аларны алучыга казначылык хисабы буенча гына күчерү зарур. Дәүләт керемнәре касса аша узарга тиеш. Таможня салымы түләүләре механизмын бербөтен итеп формалаштырырга тәкъдим итәм. Бизнес өчен салым шартлары үзгәрергә тиеш түгел”, - диде Путин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20