Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2016

Владимир Путин Казанда Спорт буенча совет утырышы үткәрә һәм дзюдо буенча Европа чемпионатын ача

Россия Президенты Владимир Путин иртәгә, ягъни 22 апрель көнне Казанда Президент карамагындагы Физик культура һәм спорт советы утырышын үткәрәчәк.

Фикер алышуга илдә хоккейны үстерү, 2016 елда Мәскәүдә хоккей буенча Дөнья чемпионатын үткәрү һәм 2018 елда Пхенчханда (Корея Республикасы) узачак кышкы Олимпия уеннарына ил җыелмасын әзерләү мәсьәләләре кертелгән.

Утырышта Россия Хоккей федерациясе, хөкүмәт әгъзалары, төбәк башлыклары, шулай ук бизнес-берләшмәләр вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Шул ук көнне дәүләт башлыгы дзюдо буенча Европа беренчелеген ачу тантанасында да катнашачак. 21-24 апрель көннәрендә Татарстан башкаласы Казанда узачак ярышларда 46 илдән 477 спортчы катнашырга җыена.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20