Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2015

Владимир Путинга Казанда WorldSkills чемпионатына әзерлек барышы турында хисап бирделәр

Владимир Путинга Казанда WorldSkills чемпионатына әзерлек барышы турында хисап бирделәр РФ Хөкүмәте әгъзалары белән илдәге һәм дөньядагы финанс-икътисади вазгыятькә багышланган чираттагы киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путинга Казанда 2019 елда WorldSkills эшче белгечлекләр чемпионатын уздыруга әзерлек барышы турында хисап бирделәр.

Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, чемпионатка әзерлек турында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец сөйләде.

Ул искәрткәнчә, Россия чемпионат уздыруга заявканы Владимир Путин йөкләмәсе буенча бирде. “Көрәш бик җитди булды, чөнки Россия Казанны күрсәтте, ә Казанга Франциянең Парижы, Бельгиянең Шарлеруа шәһәре белән көндәшлек итәргә туры килде. Җиңүе шуның белән күңеллерәк тә: 57 тавыш бирүченең 31е тавышын Россиягә бирде, бу исә бүгенге геосәяси күренештә илебезгә карата югары ышаныч турында сөйли”, - диде Голодец РФ Президентына.

Аның сүзләренчә, бер үк вакытта Россия һөнәри осталык өчен 6 медаль яулады. “Бу ярышларда яңа булган безнең командадан 32 вәкилебезБразилиядә, Сан-Паулуда, WorldSkills халыкара ярышларда катнашты. Һәм безнең яшьләр поварлык сәнгате, электромеханика, ресторан сервисы, парикмахер, системалы администрацияләү, мехатроника кебек өлкәләрдә арада аерылып торды», - диде ул.

Чемпионатка әзерлек турында хисабында Ольга Голодец хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта оештыру комитеты төзү эше бара. «Барысы да әзер булачак, һәм бу хәрәкәт Россия икътисадын реструктуризацияләү программасына һәм импортны алыштыру программасына җитди өлеш кертәчәк дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте ул.

Владимир Путин, үз чиратында, әзерлек чаралары белән параллель рәвештә, үзебезнең һөнәри осталык илкүләм ярышларын уздыру кирәк, дип басым ясап әйтте. «Безгә, әлбәттә, 2019 елга да әзерләнергә, ул чараны югары дәрәҗәдә үткәрергә дә кирәк, шул ук вакытта шуның кебек үз чараларыбызны да илкүләм, төбәк дәрәҗәсендәгеләрен әзерләп уздыру зарур», – диде РФ Президенты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20