Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.04.2016

WorldSkills җиңүчесе Алмаз Фәретдинов: Медальсез кайтмаска исәп...

Хәзерге вакытта әлеге бәйге җиңүчеләре WorldSkills Russia конкурсының Идел буе федераль округындагы этабында Татарстан данын яклау өчен Саранск шәһәренә юл тота...

Шунысын да ассызыклыйбыз: әлеге республикакүләм конкурста Татарстанның эшче профессияләрен сайлаган яшь белгечләре генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә 100 ләп кеше катнашты. Ә менә алтын, көмеш һәм бронза медаль яулаган затларның барысы да диярлек – Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар. Бу – үзебезнең яшь белгечләр башка төбәк вәкилләре белән чагыштырганда күпкә тәҗрибәлерәк тә, остарак та дигән сүз...

Җиңүчеләргә килгәндә, араларында Казанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары белән беррәттән республика район һәм шәһәрләрендә укучылар да шактый. Мәсәлән, Алмаз Фәретдинов – шундыйларның берсе. Татарстан данын яклау өчен Саранск шәһәренә кузгалыр алдыннан, ул безнең белән сөйләшеп, аралашып алырга да вакыт тапты.



- Мин үзем Сарман районының Каташ Каран авылы егете. Хәзерге вакытта Сарман аграр көллиятенең 3 курсында белем алам. WorldSkills чемпионатының “Яшь профессионаллар” дип аталган республикакүләм этабында исә “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” дип аталган компетенциясендә чыгыш ясадым. Гомумән, бу бәйге турында беренче тапкыр узган ел ишеттем: әлеге төр конкурс көллияттә белем алучылар арасында уздырылды. Тик мин әлеге чемпионатта ни өчендер катнаша алмый калдым. Шул чагында “киләсе елда бәйгедә һичшиксез катнашачакмын” дип үз-үземә сүз биргәнне хәзер дә яхшы хәтерлим.

- Ярышның республикакүләм конкурсында җиңәчәгеңә өметләнгән идеңме?

- Әлбәттә. Мин әлеге конкурска бик тырышып әзерләндем. Бөтен буш вакытымны шуңа багышладым. Ярышлар башлангач, беренче өчлеккә эләгәчәгемне шундук чамаладым. Экспертлар исә 9 катнашучы арасыннан беренче урынны миңа бирделәр. Димәк, мин биремнәрне башкалардан остарак та, яхшырак та үтәгәнмен дигән сүз. Шунысын да ассызыклап узам: көндәшләрем арасында Россиянең башка төбәкләреннән дә вәкилләр бар иде.

- Конкурска бик тырышып әзерләндем дидең... Әйт әле, WorldSkills халыкара стандартлары уку йортларындагы программадан күпкә аерыламы? Үзең өчен нинди яңалыклар ачтың?

- Юк, үзем өчен бер яңалык та ачмадым. Биремнәрнең барысы да мин белә торган өлкәләрдән иде. Әлбәттә, чемпионатка бик каты әзерләнергә туры килде - истә калдырасы әйберләр бик күп булды. Мәсәлән, машина, тракторларның “йөрәген” яхшы белгәч, барысын да чама белән генә эшләргә өйрәнелгән. Ә ярышларда исә һәр эшне миллиметрына, сантиметрына кадәр санап чыгару зарур. Иң катлаулысы шул булгандыр, мөгаен.

- Ни өчен нәкъ менә әлеге һөнәрне - авыл хуҗалыгы тармагын сайладың, Алмаз?

- Дөресен генә әйткәндә, мин техникага балачактан ук мөкиббән. Авыл егетенә машина, трактор янында кайнашудан да зуррак бәхет бар микән? Кечкенәдән техника арасында үскәнгәдер инде, 9 нчы сыйныфтан соң кайсы уку йортына барырга дигән сорау мине гомумән дә борчымады. Мин инде күптән барысын да хәл итеп куйган идем...

- Укып бетергәч, кайда эшләргә телисең?

- Әлегә иң зур хыялым - Татарстан дәүләт аграр университетына укырга керү. Аннары инде үземне, әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагына багышларга телим.

- Ә менә Саранскта узачак ярышларга нинди өметләр баглыйсың? Җиңәргә әзерме син?

- Әлбәттә, баргач-баргач, беренче өчлеккә керми кайтмаска инде. Шулай да, мин үземнең мөмкинлекләремне аңлап эш итәм. Алгарак атлаган саен көндәшләр дә арта, аларның осталыклары да көчәя. Шулай да төп максатым – уңышлы чыгыш ясап, Татарстан данын лаеклы яклау.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20