Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.04.2017

“Яңа Гасыр” телеканалы яңа әдәби флешмоб башлап җибәрде

«Яңа Гасыр» телеканалы танылган шагыйрь Евгений Евтушенкога багышланган яңа әдәби флешмоб башлап җибәрде. Исегезгә төшерәбез, шагыйрь беренче апрельдә АКШта вафат булды.

Һәрбер теләгән кеше шагыйрьнең үзенә ошаган бер шигырен укып, төрле социаль челтәрләргә «#ТворчествоНаВека» яки «#СтихияЕвтушенко» хэштеглары аша үз видеоязмасын урнаштыра ала. «Яңа Гасыр» телеканалының «Новости Татарстана» мәгълүмати программасы алып баручысы Альбина Асылгәрәева шагыйрьнең «Не исчезай» шигырен укып, акцияне башлап җибәргән беренче хезмәткәр булды.

Иң яхшы шигырь укучыларны «Новости Татарстана» мәгълүмати программасының алдагы чыгарылышларында күрсәтү планлаштырылган.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс