Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

“Яңа Гасыр” телеканалында күпбалалы гаиләләргә багышланган масштаблы проект старт алды

Бүген «Яңа Гасыр» телеканалында «В объективе ТНВ — большая семья» проекты старт алды. Социаль проект башлану хөрмәтеннән оештырылган республика матбугат чаралары өчен пресс-конференциядә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм мәгълүмати тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Мәдинә Тимерҗанова катнаштылар. Проектны тормышка ашыру ярты елга исәпләнгән.

Проектның төп бурычы чын бәхетнең зур гаиләдә булуына төшендерү, шулай ук татарстанлыларга һәр кеше өчен мөһим булган тормыш кыйммәтләрен кабаттан искә төшерү. Акциянең башлану вакыты Халыкара гаилә көне белән туры килгән һәм бу елда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе 15 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

«Без социаль проектны телеканал өчен дә, тулаем республика өчен дә бик мөһим дип исәплибез. Күпбалалы гаилә иҗтимагый күренеш буларак җәмгыять үсешенә зур йогынты ясый, хәзер зур гаилә идеологиясен пропагандаларга кирәк. Безнең проект — күпкырлы: без татарстанлыларның зур гаиләсен генә күрсәтергә теләмибез, шулай ук без төрле идарә органнары белән күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсен чишәрбез һәм катлаулы сорауларны чишү юлларын эзләрбез дип уйлыйм. Әгәр дә бездә нинди дә булса административ яки кануный чишелешкә юл табылса, бу әлеге проектның идеаль нәтиҗәсе саналырга хаклы булыр дип уйлыйм,» — дип билгеләде Илшат Әминов.

Бүгенге көндә республикада 31122 күпбалалы гаилә исәпләнә. Шулар арасыннан 18217 гаилә республика шәһәрләрендә, 12905 гаилә авыл җирлекләрендә яши.

«Проектта без күпбалалы гаиләләрнең ничек яшәгәннәрен күрсәтергә телибез, шулай ук мондый гаиләләр өчен нинди кануннар кабул ителүен һәм аларның ничек эшләвен ачыклыйсыбыз килә. „В объективе ТНВ — большая семья“ проектын башлаганда, без үз алдыбызга шушы максатларны куябыз,» — дип белдерде Мәдинә Тимерҗанова.

Аның сүзләренә караганда, проектны тормышка ашыруда оештыручылар хокук идарәләрен генә түгел, шулай ук башкарма хакимият вәкилләрен — төрле министрлыкларны һәм идарә органнарын, республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрен җәлеп итүне планлаштыралар.

Мәдинә Тимерҗанова журналистларга проект өстендә телеканалның барлык иҗат коллективлары эшләвен белдерде: «Татарстанның күпбалалы гаиләләре безнең мәгълүмати чыгарылышларның геройлары булачак. Безгә, һичшиксез, иртәнге тапшырулар иҗат берләшмәсе һәм телеканалның барлык тапшырулары кушылыр дип уйлыйм. „Семь дней“ һәм „Адымнар“ мәгълүмати-аналитик программалары махсус репортажлар әзерләячәк. Проект көз көне зур ток-шоу белән тәмамланыр дип көтелә».

Бүгенге очрашуда Илшат Әминовка «Мөһим проект өчен нигә җәйге чор сайланды, гадәттә бу чорда телевизион тормыш „сүнеп тора“ бит? Бу вакыт аралыгында аудиториягезне югалтудан һәм түбән рейтинглар алудан курыкмыйсызмы?» кебек сораулар бирелде.

«Әгәр дә без проектны кышкы чорга калдырсак, күп кыенлыклар белән очрашыр идек: балаларны катлаулы трассалардан кышкы суыкларда районнан Казанга алып бару, кышкы көндә Болгар яки Зөя калаларына экскурсия оештыру катлаулы эш. Аудитория югалтудан һәм түбән рейтинглар алудан без курыкмыйбыз: социаль проектлар рейтинглар өчен башкарылмый,» — дип җавап бирде Илшат Әминов.

Бүген 15 нче майда башланган «В объективе ТНВ — большая семья» проектының финалы быелгы елның октябрь аена планлаштырылган.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!