Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.07.2016

"Зенит" командасының 6 волейболчысы Олимпиадага әзерләнә

Команда олимпиадага Новогорскидагы базасында әзерләнә.Бөтенроссия волейбол федерациясе хәбәр итүенчә, Владимир Алекно кул астында әлегә 17 уенчы шөгыльләнә. Әмма аларның 12се генә Олимпиадада уйный ала. Димәк, составка керә алмаган 5 волейболчыга өйләренә кайтып китәргә туры киләчәк.

 Әзерлек үтүче уенчылар арасында Казанның "Зенит" командасыннан да 6 волейболчы бар. Алар – бәйләүче уенчы Игорь Кобзарь, диагональ уенчы Максим Михайлов һәм Виктор Полетаев, блок куючы Андрей Ащев һәм Артем Вольвич, либеро Алексей Вербов.

Команда Рио-де-Жанейрога 28 июльдә юл ала. 31 июльдә Италия, Уеннарга кадәр тагын ике ил җыелмасы белән иптәшләрчә уен планлаштырыла.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20