Онлайн трансляция

Свернуть

Габдулла Кариев театры: Яңа сезонга кәҗүл читекләр белән

05 Октябрь 2019, 08:00

493

0

Кичә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең яңа сезонына ишекләрен ачты. 32 сезон “Кәҗүл читек” спектакле белән башланып китте.

Габдулла Кариев театры: Яңа сезонга кәҗүл читекләр белән
Театр коллективы тамашачыны бер сәгать алдан чакырды. Ишектән түргә кадәр тамашачыларны “Кәҗүл читек” заманы мохите озатып барды. Ә түргә узгач – ярминкә. Өстәл түрендә самавыр, коймаклар, милли бизәкле күлмәк һәм читекләр. Кулдан эшләнелгән аяк киемнәре, күн әйберләре, калфак-түбәтәйләр, сувенирлар күргәзмәсе белән беррәттән, тарихи костюмнардан киенгән артистлар интерактив программа алып барды.



 Фойеда шулай ук татар халык көйләренә биюче шәкертләрне, язмышыңны кулдан карап әйтүче чегән кызын һәм башка спектакль геройларын күрергә мөмкин иде. Болар барысы да, беренче чиратта, яшь тамашачыда кызык уятты.



Фотога төшергә теләүчеләрне фотозонада “Сәяр” труппасы актерлары каршы алды.

Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова сезон алдыннан дулкынлану хисе барлыгын әйтте.

“Сезонны дулкынланып каршы алдык. Быел милли спектакль, милли ярминкә белән башларга булдык. Әхмәдулланың әтисе ярминкәдән кәҗүл читек алып кайта, шуңа бөтен җирдә кәҗүл читек”, - диде ул.



“Кәҗүл читек” спектакле алдыннан узган сезон алдынгылары һәм театрга символ уйлап табу буенча уздырылган конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. Якынча 200 кешене сыйдырган зал тулы иде.

Театрның баш режиссеры Ренат Аюпов тамашачыларга бердәм булырга өндәде.

“Без сезнең өчен эшлибез, сез безне карарга киләсез. Бу бердәмлек безгә мөһим”, - диде Ренат Аюпов.



Яңа сезонга Габдулла Кариев театры түбәндәге планнар белән керә: “Йомрыбаш”, “Сәлам, Актәпи!”, “Питер Пэн” премьералары әзерләнә, “Сукыр патша” һәм “Корт” әсәрләре сәхнәләштереләчәк! «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсы, “Һөнәр - 2019” XI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале, II «TAMGA» режиссерлык лабораториясе.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров