Онлайн трансляция

Свернуть

Көйсез кияү, усал теща һәм Салават белән җырларга хыялланучы хатын – ТНВ яңа сериалында нәрсә көтәргә?

04 Октябрь 2019, 15:03

596

0

Тиздән “Яңа Гасыр” телеканалында татар телендә беренче күп серияле “Рәхәт яшибез” ситкомы (ситуацион комедия) телеэкраннарга чыгачак. Без, ТНВ-интернет редакциясе, төп рольләрне башкарган актерлар белән күрештек һәм сериалда булган кызыклы моментларны сораштык. Ситкомда нинди геройлар бар? Сюжет нәрсә белән үрелеп бара? Сәхнә артында нинди мохит булган? Моны сез түбәндәге текстны укып һәм видео карап белә аласыз.

Көйсез кияү, усал теща һәм Салават белән җырларга хыялланучы хатын – ТНВ яңа сериалында нәрсә көтәргә?
Нәрсә ул ситком һәм кайчан ТНВда күрсәтеләчәк?

Ситком – телевидение комедиясенең бер төре. Биредә персонажлар һәм төшерү урыны үзгәртелми. “Рәхәт яшибез” ситкомы бөлгенлеккә төшеп, авылдан шәһәргә күченгән татар гаиләсе турында бара. Һәр кешенең үз холкы, тик шуңа да карамастан, гаилә барлык проблемаларны бергә чишә. Гаиләдә төп 5 актер һәм образ : Илдүс Әхмәтҗанов - бабай, Хабибрахман Локманов; Фирая Әкбәрова - әби, Рауза Локманова; Илфат Камалиев – кияү, Сабит Хакимов; Гөлчәчәк Хафизова – кызлары, Халисә Хакимова; Фәрхәт Мөхәммәтҗанов – онык, ул, Ирек Хакимов.



 “Яңа Гасыр” телеканалы тамашачысы “Рәхәт яшибез” премьерасын октябрь аенда күрә алачак. Ситкомның беренче сезоны 30 сериядән гыйбарәт. Ул эш көннәрендә эфирга чыгачак.

 Анекдотлардагыча “теща” - Рауза Локманова
“Сериалда мин Раузаны уйныйм. Минем героиня бик чая, бик булдыклы, тормышны аяк терәп алып бара торган. Аның ялгышлары да була, әмма ул аларга карамый, гел алга бара. Мине “теща”лар яратыр, әмма кияүләр өнәп бетермәс дип уйлыйм. Фильмда кияүне җәберлим дип тә әйтә алмыйм, ләкин мин аны бер дә тик кенә тотмыйм, аңа гел бәйләнеп торам”, - диде безнең белән аралашканда Фирая Әкбәрова.

 “Гомумән алганда фильм тормышчан. Һәр кеше дә үзен шунда табачак дип уйлыйм, чөнки һәрбер гаиләдә шундый хәлләр була”, дип азсызыклады Татарстан республикасының атказанган һәм халык артисты.

 Сериал уңышлы булсын өчен коллективның бер гаилә булуы кирәк. Фирая Әкбәрова ситкомга коллективның дөрес сайлануын билгеләде.

 “Барып чыкты. Бездә көйсез кешеләр булмады, барыбыз да ачык йөзле булдык. Әйтергә кирәк, операторлар, чәч-йөз ясаучылар да ачык йөзле булды, шуңа безгә эшлисе җиңелерәк иде. Туганлашып беттек дип әйтсәм дә ялгыш булмас”.

 Актриса сүзләренә карасак, сериалдагы яшьләрнең уйнавына тәнкыйтьне халык әйтергә тиеш.

 “Яшьләргә без уңышлар гына телибез. Аларның әле беренче адымнары, шуңа, бәлки, барысы да барып та чыкмагандыр. Аларның рольләре барып чыктымы, юкмы икәнен халык әйтә”, - диде ул.

Сабит – иң күп “эләгә” торган персонаж.

 Сабит – сериалда иң күп “эләгә” торган персонаж. Аны хатыны да, “теща”сы да һәрвакыт сүгеп, шелтәләп, тикшереп тора. Актер Илфат Камалиевның сүзләренә караганда, герой һәрвакыт кызыклы вакыйгаларга очрап тора.

 “Әйтеп китәсем килә, мин ситкомда төшүемә шатмын. Биредә мин Сабит ролен башкарам. Ул – укытучы, филолог. Сабит – үзенчәлекле персонаж. Аны яраталар да, сүгәләр дә. Сабит үзенең холкы белән кемгәдер комачауларга мөмкин. Тамашачыларга шуны әйтәсе килә, мин уйнаган герой һәрвакыт кызыклы вакыйгаларга очрап тора”, - диде Илфат Камалиев.




 Җырчы булырга һәм Салават белән җырларга хыялланучы Халисә

“Ситкомда мин рәхәт яшәүчеләрнең берсе – Халисә ролен башкарам. Халисәнең образы бераз җилбәзәгрәк, хыялый дип саныйм. Ул җырчы булырга хыяллана. Аның моңа осталыклары да җитеп бетмидер, әмма ул үзен бик оста җырчы дип саный. Гаиләдә аны бик яраталар. Ул үзе дә башкаларны бик ярата. Ситкомда гаилә тормышы көндәлек ызгышлардан торса да, ярату аша үрелеп бирелгән”, - диде Гөлчәчәк Хафизова.

 Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова съемкалар вакытында җылы мохит булуы иң истә кала торган мизгелләрнең берсе дип саный.

 “Иң якыны, иң күңелгә хуш килә торганы һәм гомергә истә кала торганы төшерү төркеменең дустанә мөнәсәбәте булды. Чын-чынлап туганнарыбыз, дусларыбыз кебек. Бер-беребезне бер сүздән аңлаштык”, - диде ул.

Гөлчәчәк Хафизова яшь актерлар арасыннан Ирек ролен башкарган Фәрхәт Мөхәммәтҗанов татар театрына үз өлешен кертә ала дип саный.



 “Сериалда минем улымны уйнаган Фәрхәт, икенче улымның яшендә. Шуңадыр, ул минем улым шикелле иде. Фәрхәт – бик төпле егет. Үзенең артистлыкка килгәнлеген аңлап килгән егет, җиңел юл гына эзләмәгән. Театр, кино эшенең ансат эш түгел икәнен бүгеннән үк аңлаган яшь артист. Аны халык бик яратыр дип өметләнәм. Иң мөһиме – аның куйган максаты бар һәм партнерларын күрә, ишетә белә. Фәрхәт кешеләргә карата мәрхәмәтле һәм тамашачыга кызыклы артист булып үсеп җитәр дип уйлыйм. Мин аңа зур рольләр телим”.

 Программист егет - Фәрхәт

 “Мин “Рәхәт яшибез” ситкомында Ирек ролен башкарам. Минем герой: ул авыл егете яисә шәһәр егете генә дә түгел, чөнки ике дөньяны да яхшы белә. Ул ике дөньяны тоташтырырга тели. Һөнәре буенча – программист, компьютер остасы. Ирек әти-әнисе белән зурлап ызгышып йөрми, чөнки ул теләсә нинди вакыйгадан чыгу юлларын таба ала. Проблема аныкы булмаса да, булыша, чыгу юлын эзли. Мин тамашачы сүзен көтеп калам”, - диде Фәрхәт Мөхәммәтҗанов.

 Фәрхәтнең йөргән кызы - Иркә

 “Мин бу фильмда Иркә ролен уйныйм. Ул Ирекнең йөргән кызы. Алар шәһәргә күченеп кигәч, гаиләләре белән танышам һәм бик еш кына аларга бәйле вакыйгаларда катнашам”, - диде Эльвина Насыйбуллина.

 ТНВ тамашачысы Эльвина Насыйбуллинаны “Җылы эзли җаннар” фильмы аша яхшы белә.



   “Мин анысын әйтә алмыйм, чөнки Әминә образы белән Иркә образы бер-берсенә бер дә охшамаган. Алар бер-берсенә капма-каршы дип әйтеп була. Әминә авылда үскән, ә Иркә – шәһәр кызы. Белмим, халык ничек кабул итәр икән инде”, - диде ул.
Ситком сезгә ошар дип өметләнәбез.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров