Онлайн трансляция

Свернуть

Вахит Имамов: “Үзем тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, хөкүмәт язучыларны пропагандалау өчен җитәрлек эшләмәде” (ВИДЕО)

04 Сентябрь 2019, 10:13

471

0

Язучы һәм тарихчы яңа буын куйган спектакльләр, татар әдәбияте һәм яшьләр хәрәкәте турында ТНВ интернет-редакциясенә фикерләрен белдерде.

Вахит Имамов: “Үзем тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, хөкүмәт язучыларны пропагандалау өчен җитәрлек эшләмәде” (ВИДЕО)
- Сезнең фикерегез буенча татар әдәбиятенең киләчәге булсын өчен ниләр эшләргә кирәк?

- Беренче чиратта, мин үземнем тәҗрибәмнән чыгып әйтәм хөкүмәт безне пропагандалау өчен җитәрлек эшләмәде. Еллар буена китапны тәрҗемә итәргә акча бирелми. Ничек инде? Менә спортсменнарны каян беләләр? Чөнки аларга акчаны түгеп, аларны өстендереп җиткерәләр дә, ул кайдадыр рекорд куя, аннары шуның белән мактаналар. Ә язучыларның хезмәтенә акча түккән кеше юк! Язучы бит үзе миллионер түгел, мин үземнең әсәремне үзем русчага тәрҗемә итәргә тиеш. Мәсәлән, мин Сөләйман Солтан турында китап яздым, аны төрек теленә тәрҗемә итәргә кирәк, ә минем бит акчам юк! Хөкүмәт миңа акча бирми, һәм үз өстенә дә алмый. Төрекләрнең үзләрендә Солтан Сөләйман турында үзләре язган романнары юк, ә татар теленнән төрекчәгә тәрҗемә итсәләр кызык бит.

- Яңа буын куйган спектакльләргә сез ничек карыйсыз? Аңа мөнәсәбәтегез ниди?

- Мәсәлән, миңа Туфан Имаметдиновның телсез кешеләр белән куелган спектакль бик ошады. Менә татар телен яклау өчен, татар телен бетерүгә каршы куелган спектакль иде ул. Мин аны шаккатып карап утырдым. Менә шул телсез бер беребезгә бармак белән аңлатып вакыт кайчандыр килеп җитәчәген күрсәтеп алганнар. Һәм мине бик гаҗәпләндерде, ул чынлап та кешеләрне телсезләр мәктәбеннән чакырганнар. Алар тормышта телсез кешеләр, ләкин режиссер аларга аңлата алган һәм алар шуны уйнап күрсәттеләр. Безне телсезлек көтә, менә шулай ук ике татар кул белән күрсәтеп кенә сөйләшәләр. Әлбәттә мин Туфан Имаметдиновка барып рәхмәтемне белдердем. Ләкин һәрбер әйбердә дә чик кирәк бит. Ирләр әгъзәсе белән ясалган рәсемне мин кабул итә алмыйм. Чаманы белергә кирәк! Син талантлы кеше икәнсең, син ул талантны милләтнең файдасына кулланырга тиеш!

- Гомумән алганда, шәһәрчеләр, ягъни яңа татар буын яшьләре хәрәкәтенә сез нинди карашта?

- Аларның да әйбәт әйберләре бар. “Мин татарча сөйләшәм” дип чыгалар, яшьләрне бит шулай иттереп тартырга кирәк. Мәсәлән үзенең татар булганыннан оялып йөргәннәре да бар. Шуңа күрә аларны тәрбияләргә кирәк, син бөек татар вәкиле дип, синең үткән тарихың бар, син горурланырга хаклы, үз туган телеңдә сөйләшергә хаклы. Менә бу өлкәдә “Мин татарча сөйләшәм” фестивалендә шуны эшлиләр. Шуңа күрә мин ул хәрәкәтне хуплыйм.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров