Онлайн трансляция

Свернуть

Лилия Муллагалиева: “Декольтены төшереп ясаган фотоны сәнгать буларак кына кабул иттем”

09 Октябрь 2019, 17:42

495

0

Айгөл Бариева әйтүенчә, мондый фотоларны беренче тапкыр кую түгел, ял иткәндә купальникта төшкән матур фотолар бар иде.

Лилия Муллагалиева: “Декольтены төшереп ясаган фотоны сәнгать буларак кына кабул иттем”
Соңгы көннәрдә интернетта татар дөньясы җырчы Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиеваның бергә төшкән фотосына фикер алыша. Подписчиклар Татарстанның атказанган артистлары фотоларын артык ачык булуында гаепли.

Җырчылар бу мәсьәләгә ачыклык кертер өчен “Таяну ноктасы” тапшыруына килде. Күп кенә тискәре комментарийлар җыйган фото җәнҗалына таяну ноктасы куелу яисә куелмавын “YouTube”та тулы тапшыруны карап һәм түбәндәге текстны укып белә аласыз.

Биредә сез бу вакыйгага Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Данил Сәфәров, Рөстәм Исхакый, Гамил Нур һәм Гөлүсә Низаметдинова фикерләрен ишетә аласыз.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева:

- Башта фотоны төшерү тарихына тукталып китәсе килә. Концерт алдыннан Айгөл белән бергә фотосессия оештырдык. Берәр сәгать фотога төшкәннән соң, бик матур, романтик кына фотога төшү урыны булуын күреп алдык. Без тиз генә, чишенмичә, декальтены гына төшереп, фото ясадык. Шуның белән аны оныттык. Фотограф фотоларны төнлә җибәрде. Мин моны карагач, Эрмитаждагы элеккеге күргәзмәләр искә төште. Аны сәнгать буларак кына кабул иттем. Артыгын уйламыйча, фотоны инстаграмга куйдым. Иртә белән булса, хәерле иртәләр теләр идем. Шаушу тудырыр дип уйламаган идем.



Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева:

- Бу минем шәхси битем, сәхнә түгел. Бәлки кайбер кешеләр аңлап бетермидер. Андагы бихисап күп комментарийлар ияләренә кереп чыксагыз, аларның үзләрен дә нинди икәнен күрәсез. Кешеләр фотода начар әйбер күрәләр икән, бу аларның проблемасы. Мин ул фотоны төнге икедә генә күрдем. Фотограф фотоны җибәргәндә йоклый идем. Төнге икедә Лилиянең битен ачып җибәргәндә күзем маңгайга менде. Фотографиядән дә түгел, ә андагы комментарийлардан. Аннан соң йоклый да алмадым. Мондый фотоларны беренче тапкыр куюым түгел. Ял иткәндә купальникта төшкән матур фотолар куям. Алар да гауга чыгарган иде.



“Татар Тудей” порталы җитәкчесе, журналист Рөстәм Исхакый:

- Бүген мин милли ризыклар кафесына кердем. Анда, минем кебек егетләр, шул хакта сөйләшәләр иде. Алар аны начар дип сөйләшми. Сөйләшә торып, алар Лилия Муллагалиеваның һәм Айгөл Бариеваның җырларын эзли башлады. Позитив, актив татар егетләре моңа нормаль карыйлар. Бездә милли активистлар, нык милли активистлар бар. Аларга миллилек кагыйдә итеп, психоз дәрәҗәсенә кергән. Мин, егет буларак, бу фотоларга нормаль карадым. Без бу фикерләрне дәвам да итмәдек, хайп артыннан да кумадык (“Татар Тудей” порталында). Татарда миллилек бар: плюс һәм минус яклары белән.



Шоумен Гамил Нур:

Тапшыруның алып баручысы Алмаз Гафиятов шоумен Гамил Нурга “Татар эстрадасында ике ир-ат бергә ятса ничек кабул итеп була?”, дигән сорау бирде.


- Совет чорында булса, берәүнең дә исе китмәс иде. Футболчылар, спортчылар бер-берсе белән кочаклаша бит, берсенең дә исе китми. Алар чишенгән дип әйтсәң дә була. Дин әһелләре җырчыларның фотоларын күрмиләр. Глобаль дини дөнья, Россия һәм Татарстан дини дөньясы бар. Инстаграм, шоу-бизнес үз мохитендә яши, дин әһелләре үзенекендә. Аларга ул кызык түгел.



Матбугат.ру сайты җитәкчесе, журналист, ТНВдагы "Адымнар"да “Кадак” рубрикасы алып баручысы Данил Сафаров:

- Бездә мондый әйбер сирәгрәк. Шәхсән минем фикергә килгәндә, миңа фото да, бу хәл дә ошамады. Төрле яссылыкта карап була. Дини яктан карасак, бу бөтенләй башка сыймый. PR ягыннан карасак, ул үзенекен эшләде, без татарның төп каналында “Таяну ноктасы”нда шул турында сөйләшәбез. Тик ул нечкә PR алымы түгел, балта белән эшләнгән. Иң җиңеле чишенү. Эротикага бәйле сәнгать әсәрләре дә бар. Гафу итегез, мин монда бернинди дә эстетика күрмәдем. Бу минем шәхси фикер.



Психолог, педагогика фәннәре кандидаты Гөлүсә Низаметдинова:

- Мин комментарийларда тискәре фикерләрне татарларга хас сыйфат итеп әйтмәс идем. Фотографияне ачып караганда мин аларны күрмәдем, чибәр кызлар дип уйладым. Икенче тапкыр караганда бераз шикләнебрәк карадым, комментарийларны укый башладым. Безнең язылган һәм язылмаган әхлак законнары бар. Лилия дә, Айгөл дә чибәрләр, Татарстанның атказанган артистлары. Минем фикеремчә, халык сезне башкача кабул итергә күнгән. Яшьрәкләр, башка дәрәҗә кешеләре төшкән булса алай ук кабул да итмәгән булырлар иде. Сез татар халкының йөзеге дип курыкмыйча әйтер идем. Сезгә халыкның карашы башка. Фотографияне психологик яктан караганда, кеше сезнең кайчан төшүегезне карап тормый. Безнең башта сезгә карата бүтән фикер кереп калган һәм “болар да шулай итеп төшә икән”, дигән фикер туа.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров