Онлайн трансляция

Свернуть

Нурания Җамали: “ТНВның яңа сериалын Галиәсгар Камалның туган ягында төшердек”

638

0

Танылган кинорежиссер, сценарист Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамали ТНВ интернет-редакциясенә үзенең “Кунак ашы- кара каршы” яки “Көтелмәгән кунак 2” сериалы турында сөйләде.

 Нурания Җамали: “ТНВның яңа сериалын Галиәсгар Камалның туган ягында төшердек”
-Сериалны ничек төшердегез?

- Алар һәрвакыттагыча дустанә шартларда бик яхшы узды дип әйтә алам. Һава торышы да уңды. Без Арча районының Сикертән авылында төшердек. Галиәсгәр Камал туган авыл ул, миңа калса, бу безгә ярдәм итте, чөнки сериалда Г.Камал театры актерлары төште.


-Съемкалар вакытында көтелмәгән карарлар кабул итәргә туры килдеме?

- Көтелмәгән нәрсәләр дә юк, әмма сериалны 10 көн эчендә төшерү регламенты бар иде. Иртән без бер сәхнәне, кич белән икенчесен, төнлә өченчесен төшердек. Әлбәттә, төшерү процессында үзгәрешләр булды. Алдан уйланганча бервакытта да барып чыкмый.

- Мин дә, актерлар да, төшерү төркеме дә, бу авыл (Сикертән) халкын башкалардан аерылып торуын билгеләп уздык. Бәлки, аларның районы шәһәрдән ерак урнашкангадыр. Алар бик дустанә, безгә бик әйбәт карадылар һәм ярдәм иттеләр. Төшерү процессы дәвамында безгә күрсәткән җылы һәм юмарт кабул итүләре өчен агрофирма директорына Сәляхов Шәйдулла Имамовичка рәхмәт әйтәсем килә. Без бөтен төшерү төркеме белән мәктәптә яшәдек, шуңа күрә безгә укытучылар һәм мәктәп директоры да булышты. Без бу кешеләргә ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле.

- Сез төшерү урынын нинди критерийлар буенча сайладыгыз?

- Авыл үзе бик матур, тирә-юне яшеллек. Фильм төшергәндә, тигезлек булырга тиеш түгел. Безнең сериалны «декорацияләр» сыйфатында төшерү өчен нәкъ менә Сикертән авылы сайланды.

 - Хәзер актерлар составы нинди?

- Узган сезоннан Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина һәм Фирая Әкбәрова гына калды. Яңа сезонда Чаллыдан Инсаф Фәрхетдинов, Әлмәт театрыннан Мәдинә Гайнуллина, Рамил һәм Сәкинә Минхановлар кебек актерлар катнашачак. Шулай ук сериалда әле таныш булмаган актерлар да булачак, алар миңа ошады, алар матур һәм аларга карыйсы килә.

- Серияләрнең озынлыгы нинди булачак?

- Барлыгы 45 минутлык 5 серия булачак.

- Нинди эпизодлар иң катлаулысы булды?

- Ат белән эпизодлар, мәсәлән. Актерларга арбага җигүле атлар белән барырга туры килгән сәхнә бар, аларны безгә җирле халык җәлеп итте. Атның җирле халыкта эшләү чарасы булуы гына кыенлык тудырды һәм безгә алар белән вакытны алдан килешергә туры килде.

- Алга китеп, сез икенче сезонда авыл көнкүреше һәм гаилә тормышы күрсәтеләчәк дигән идегез. Икенче сезонның төп идеясе нинди?

- Авылларда төшерү миңа кай ягы белән ошый? Без бөтен төшерү төркеме һәм актерлар белән шунда китәбез һәм алар һәрвакыт безнең белән янәшә. Берәү дә репетицияләргә, башка проектларга ашыкмый.
Сериалның беренче сезоны шәһәр тормышы турында иде, ә икенчесе төп герой Бәкернең авылы тормышына багышлана. Бу инде башка мохит һәм атмосфера. Безнең төп максатыбыз - авыл көнкүрешенең бөтен чынлыгын күрсәтү иде. Без хәтта авыл халкыннан “ә без барысын да дөрес күрсәтәбезме?” дип сорадык һәм алар уңай җавап кайтарды.


Бу проекттан нәрсә көтәсез?

- Тамашачыга сериал ошасын һәм аны бәяләвен көтәм. Фильм төшерә башлаганнан бирле мин үземә берничә бурыч куям: беренчесе - тамашачыга ошасын, икенчесе - коллегаларым бәяләсен һәм өченчесе - иң мөһиме, миңа ошасын. Әгәр миңа ошамый икән, мин фильмны йөз тапкыр булса да яңартачакмын, үзгәртәчәкмен.

- Өченче сезон булырмы?

- Юк, минемчә. Беләсезме, вакытында тукталырга кирәклеген күрәм.

Cериалының дәвамы бу елның сентябрендә башланачак. Без режиссерга уңышлар телибез һәм аның дәвамын түземсезлек белән көтәбез. Нурания Мөхәммәтхановнага яңа проектлар белән илһамланып, аларның тормышка ашуын телисе килә.

Регина Яфарова

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров