Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019

2019 елның 2 апрелендә #ӘЙДӘТНВГА2019 хештегы белән конкурс башланды. Профессиональ журналист булырга теләгәннәр өчен конкурс инде икенче ел рәттән уздырыла.

Узган ел җиңгән 3 кыз хәзерге вакытта КФУда беренче курсны тәмамлый.

Конкурста җиңүчеләр «Яңа Гасыр» телеканалыннан КФУда, журналистика Югары мәктәбендә белем алу өчен максатчан грантка ия булачаклар, ә университет тәмамланганнан соң аларга Безнең телеканалда эш каралган!

Бәйгедә катнашырга татар телен яхшы белүчеләр чакырыла, чөнки барлык биремнәр һәм алга таба укыту татар телендә алып барылачак.

Икенче мәҗбүри шарт- рус теле һәм әдәбияты буенча БДИ тапшыру!

«ӘЙДӘТНВга-2019 «конкурсы 17 майга кадәр өч этапта уздырылачак.

I тур — читтән торып уздырыла. Анда катнашу өчен «Якын дустым» темасына эссе язарга кирәк. Ул ирекле рәвештә языла. Эссенең күләме 14нче шрифт, юл арасында 1.5 интервал белән 3 биттән артмаска тиеш.

— Эссега булган таләпләр: үз фикереңне җиткерә алу, сайлаган теманы ачу, үз фикереңне раслый белү, фикер һәм нәтиҗәләрнең эзлеклелеге, автор күзаллавының яңалыгы һәм үзенчәлекле булуы.

— Иҗади эшләр татар телендә генә кабул ителә.

Язманың тышкы битендә күрсәтелергә тиешле мәгълүмат: авторның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме (тулысынча), конкурсның исеме, иҗади эшнең исеме, катнашучы укый торган белем учреждениесенең исеме, катнашучының яшәү урыны (тулы адресы), элемтә өчен телефон.

— Эссеның текстын 2019нчы елның 19нче апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.

II тур — читтән торып уздырыла. Иҗади конкурс «Мин — кадрда» дип атала. Үзенчәлекле итеп, үз-үзеңне кадрда тәкъдим итәргә кирәк. Ул мобиль җайланмага төшерелгән, 2 минуттан артмаган видеоязма булырга тиеш.

  • I турда катнашкан һәркем II турга уза.

  • Конкурска булган иҗади таләпләр: үзенчәлекле булуы, хисле һәм тәэсирлелеге, үзең турында тулы мәгълүмат җиткерү.

  • MP4 форматында язылган видеоны яки аңа сылтаманы 2019нчы елның 30нчы апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.

III тур — йомгаклау конкурсы, телекомпаниядә уздырыла:

«Интервью» жанрында уздырылучы иҗади конкурс.

  • III тур 2019нчы елның 14нче маенда «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Казан шәһәре, Ш. Усманов урамы, 9нчы йорт адресы буенча уздырыла. Вакыты II тур узгач, өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

  • III турга конкурста катнашкан 6 бәйгече уза. Алар 2 тур нәтиҗәләре буенча сайлап алына.

Конкурсның III турына бер атна кала, телекомпания катнашучыларга интервью алыначак кешеләрнең кем булуын хәбәр итә. Шуннан соң, конкурста катнашучы мөстәкыйль рәвештә, төрле ачык чыганаклардан интервью алыначак шәхесләр турында мәглүмат туплый һәм алар белән аралашу өчен сораулар әзерли. Кайсы катнашучының кемнән интервью алачагы җирәбә белән сайлана.

  • «Интервью» жанрында узучы конкурска булган иҗади таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аның шәхесен ачып бирердәй сораулар бирү.

Конкурс гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары өчен, шулай ук көллият һәм техникумнарның чыгарылыш курсларында укучылар өчен үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны конкурсның нигезнәмәсеннән белә аласыз.

Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс