Онлайн трансляция

Свернуть

Матбугат көне уңаеннан "ШАЯН ТВ" онлайн-концерт уздыра

Матбугат көне уңаеннан "ШАЯН ТВ" онлайн-концерт уздыра

https://tnv.ru

18 Май 2020, 18:41

368

0

Тамашачыларны танылган артистларыбыз белән беррәттән «Сәйлән» татар балалар җыры телевизион фестивале җиңүчеләре дәртле чыгышлары белән сөендерәчәк.

Матбугат көне уңаеннан "ШАЯН ТВ" онлайн-концерт уздыра
19 майда 18:00 сәгатьтә Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан кооператив институты «ШАЯН ТВ» каналы белән онлайн концерт уздыра.

Чарада «ШАЯН ТВ» алып баручылары, каналның төп геройлары катнашачак. Тамашачыларны танылган артистларыбыз белән беррәттән «Сәйлән» татар балалар җыры телевизион фестивале җиңүчеләре дәртле чыгышлары белән сөендерәчәк.

Халыкара бәйгеләр лауреатлары: Айсылу Габдинова, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова матур җырларын бүләк итәчәк.

Шушы катлаулы чорда медицина, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар белән алгы сафларда булган матбугат хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен котлап барыгызны да онлайн концертына чакырабыз. Сезне Казан кооператив институтының ruc_kazan һәм «ШАЯН ТВ»ның https://www.instagram.com/shaiantv/ көтеп калабыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров