Онлайн трансляция

Свернуть

«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына 10 көн калды!

«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына 10 көн калды!

https://tnv.ru

02 Декабрь 2020, 16:06

428

0

Бүген «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә спикер буларак "Болгар радиосы” башкарма директоры - Наилә Хәйдәрова, "Болгар радиосы" баш мөхәррире-продюсеры - Илфар Кәримов, Татар эстрадасы җырчысы – Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Ваһапов фестивале лауреатлары - Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина чыгыш ясады.
Әлеге матбугат конференциясенә күп мәсьәләргә ачыклык кертелде.

«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына 10 көн калды!
2020 елның 12 декабрендә “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге вакыйганы күзәтү һәркемгә насыйп булачак, чөнки тантана турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Концертны тамашачылар “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында, интернет киңлекләрендә карый һәм “Болгар радиосы” дулкынында тыңлый алачак.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбыз фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга үз өлешен кертә.
Милли премия бары тик лаеклы җырчыларга гына тапшырыла. “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчеләре һәм “Болгар радиосы” тыңлаучылары фикеренә таянып сайланган иҗатчылар гына әлеге премиягә лаек була. Алар өчен – ул олы стимул һәм илһам чыганагы булып тора.

Елдагыча VIII Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре “Алтын йолдыз” белән бүләкләнәчәк. Алар арасында: Винера Ганиева, Фирдус Тямаев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин, Алия Карачурина, Динара Ряхимова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Винарис Илъегет, Раяз Фасыйхов, Анастасия Макарова, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Ризат Һәм Зинира Рамазановлар һәм башкалар. Шулай ук, Милли премия җырның сүз һәм көй авторларына да тапшырыла. Ул гына да түгел, халык күңеленә кергән, “Болгар радиосы” дулкыннарында иң еш соралган җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнәчәк.

tgsNsd1t-jk.jpg

Быел “Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясендә 30га якын номинация көтелә. Елдагыча, артистлар “Халык мәхәббәте”, “Иң затлы җырчы”, “Үлмәс хит”, “Иң романтик җырчы”, “Кабатланмас тавыш”, “Йөрәкләргә үтеп кергән җыр”, “Ел ташкыны”, “Иң лирик җыр” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.

Ел саен премиядә “Татар эстрадасы легендасы” дигән номинация тапшырыла. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Рафаэль Ильясов кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациянең кемгә тапшырылачагын тамашачыларыбыз 12 декабрь көнне генә беләчәк.

Өченче алып баручы билгеле! Ул - Саба районы кызы, “Мисс Татарстан - 2017” – Зөлфия Шәрәфиева. Конференция барышында ул видео-сәламнәрен җиткерде, әлеге чараны алып бару аның өчен олы җаваплылык һәм горурлык икәнлеген дә билгеләп узды.

zlyiqu9Zpcs.jpg

Быел концерт шулай ук “Пирамида” концертлар залында, тик тамашачыларсыз узачак. Шул ук вакытта Милли премия тапшыру тантанасын миллионлаган тамашачы карый алачак, чөнки тамашаны турыдан-туры трансляциядә “ТНВ - Татарстан”, “ТНВ - Планета” телеканналларыннан һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп булачак. Радиотыңлаучыларыбыз концерт барышын “Болгар радиосы” дулкыннарында да тыңлый ала”, - ди “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.

Тамашаның иң күңелле мизгеле - айфон уйнату. Ноябрь башыннан ай дәвамында радиотыңлаучылардан “Кайсы җыр сезнең өчен алтын хит булып санала?” дигән темага 5522 номерына СМС хәбәрләр кабул итәбез. Бәйге шулай ук “Болгар радиосы”ның инстаграм аккаунтында да бара. Шушы сораштыруда еш искә алынган җырлар тупланып “Алтын диск”ка яздырылачак.

“Болгар радиосы” VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 12 декабрьдә ¬¬18.00 сәгатьтә “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм “Болгар радиосы” дулкынында тыңлап булачак. 6+

ГЕНЕРАЛЬ ПАРТНЕРЛАР: “Сельхозснаб”, “ЯХОНТ”.
БИЗНЕС ПАРТНЕРЛАР: “Корель”, “Лотос-Мед”
МӘГЪЛҮМАТИ ПАРТНЕРЛАР: “Татар-информ”, “Матбугат.ру”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татар Тудей”, “Реальное время”, “Ирек мәйданы”, “Мәйдан”, “Казанские ведомости”, “Комсомольская правда”.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров