Онлайн трансляция

Свернуть

«Уникум» торак комплексы киләчәк шәһәрендә яшәр өчен тулысынча әзер фатирлар тәкъдим итә!

«Уникум» торак комплексы киләчәк шәһәрендә яшәр өчен тулысынча әзер фатирлар тәкъдим итә!

https://tnv.ru

08 Апрель 2021, 16:22

332

0

Бик тиздән Иннополиста яшәүчеләр артыр дип көтелә. Хәзер анда фатирлар сатып алырга мөмкин. «Уникум» торак комплексы киләчәк шәһәрендә яшәр өчен тулысынча әзер фатирлар тәкъдим итә.

«Уникум» торак комплексы киләчәк шәһәрендә яшәр өчен тулысынча әзер фатирлар тәкъдим итә!
Бер ай элек Веселовлар Казандагы фатирларын сатып, киләчәк шәһәренә күченгән.

Элек Иннополиста фатирлар сатылмый иде. Хәзер бу мөмкинлекне "Уникум" торак комплексы тәкъдим итә. Казаннан 40 чакрым һәм син инде үз өеңдә! Җиһаз һәм техника дип тә борчыласы юк: үзәктәге Спортивная урамында урнашкан йорттагы фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер.

Дмитрий ВЕСЕЛОВ (яңа өйгә күченүче):
- Түшәмнәр биек, барысы да югары сыйфатлы. Үзең белән азык-төлек һәм урын-җир әйберләре генә алу да җитә. Кер дә яшә!

Торак комплекс территориясе һәрвакыт сак астында. Машина кую урыннары, балалар һәм спорт мәйданчыклары бар. Йортның беренче катында шәһәр мэриясе. Күршеләр - дөньяның төрле почмакларыннан килгән галимнәр һәм эшмәкәрләр. Иннополис халкы бер-берсе белән һәрвакыт онлайн элемтәдә.

Анастасия ВЕСЕЛОВА (яңа өйгә күченүче):
- Тирә-якта табигать, саф һава! Чүп-чарны да аерым җыялар.

Ризыкларны роботлар алып килә. Ә пилотсыз таксида спорткомплекс, медицина үзәгенә барырга мөмкин. Заманча балалар бакчасы, мәктәп, лицей һәм Университет янәшә генә урнашкан.

Артём НАЗАРИКОВ («Уникум» торак комплексының үсеш буенча җитәкчесе) :
- Фатирларны махсус бәя буенча тәкъдим итәбез - 3 миллион 900 мең сум.

"Уникум" торак комплексының бу тәкъдиме - чикле. Сатуда инде 40тан азрак фатир калган.



 Подробную информацию вы можете узнать по телефону (843) 500-56-59 и на сайте jkunicum.ru

На правах рекламы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров