Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ Сабантуе җиңүчесе: "Чия җыеп йөри идем һәм хат килде"

ТНВ Сабантуе җиңүчесе: "Чия җыеп йөри идем һәм хат килде"

https://tnv.ru

29 Июнь 2021, 15:41

539

0

ТНВ Сабантуе җиңүчесе: "Чия җыеп йөри идем һәм хат килде"
Узган атнада ТНВ Сабантуй уздырды. Сабантуй онлайн рәвештә 5 көн дәвамында барды. Катнашучылар һәр көн истәлекле бүләк отып барды, ә иң төп бүләк - тәкә.

Сабантуй онлайн булса да, тәкәбез чын иде. Аны Саба районы кешесе Насыйбуллина Адилә җиңде.

"Бу конкурсны ТНВ Инстаграмыннан белдем. Бәхетемне сынап карарга булдым. Хәзерге вакытта бакчада чия җыеп йөри идем. Аз гына утырып хәл алыйм дигәндә генә миңа инстаграмга хат килгән. Мин чын күңелемнән шат, бәхетле. Оештыручыларга рәхмәт" -, дип сөйли Адилә.

Онлайн Сабантуй икенче ел уздырылды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров