Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ яңа сезонга әзерләнә - видео

ТНВ яңа сезонга әзерләнә - видео

https://tnv.ru

27 Июль 2021, 14:03

249

0

ТНВ яңа сезонга әзерләнә - видео
ТНВ телеканалы яңа сезонга әзерләнә. Бүген зур студиядә иске диварларны куптара башладылар. 

Аларга инде 60 елдан артык. Әлеге агач өрлек һәм такталарны 59нчы елда Казан телевидение студиясе ачылганчы урнаштырган булганнар. Элек бу диварлар декорацияләр белән капланган иде. Хәзер аларны алдылар, студия тагын да зурайды һәм киңәйде. Ремонт эшләреннән соң, тапшырулар яздыру өчен яңа мөмкинлекләр булачак.

Программаларны тагын да тасвирлырак итү максатыннан махсус видеомодульләр урнаштырырга ниятлиләр. Эшләр быелның ноябрендә төгәлләнергә тиеш. Бүгенгә кадәр ТНВның зур студиясендә дистәләгән тапшырулар яздырыла иде. Киләчәктә яңа проектлар да барлыкка киләчәк. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров