Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген ТНВга -19 яшь!

Бүген ТНВга -19 яшь!

https://tnv.ru

26 Август 2021, 12:00

254

0

Бүген ТНВга -19 яшь!
26 август "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе үзенең 19 туган көнең билгеләп уза.

Менә инде 19 ел без сезнең өчен тәүлек әйләнәсендә татар һәм рус телләрендә кызыклы һәм мәгънәви тапшырулар, репортажлар, сюжетлар һәм туры трансляцияләр әзерлибез. Бүгенге көндә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә 800гә якын кеше көч куя.

ТНВ һәм тамашачылар мәхәббәте ул мәңгелек. Сездән башка без региональ телерадиокомпанияләр арасында беренчеләр рәтендә була алмас идек. Унтугыз ел эчендә ТНВ зур холдингка әверелде. Хәзер ул  ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета, Болгар радиосы, ШАЯН ТВ һәм Мәйдан теле һәм радио каналларын үз эченә ала.

ТНВ интернет киңлекләрендә дә зур адымнар белән алга атлый. Быел без YouTube көмеш төймәсен алдык. Биредә гомуми караулар саны 50 миллионнан артып китә, ә Инстаграмда безне 150 меңгә якын кеше күзәтеп бара.

Безне караучы, тыңлаучы һәм укучы һәрбер тамашачыбызга рәхмәтебезне белдерәбез!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров