Онлайн трансляция

Свернуть

Казан шәһәре һәм Республика көнендә фейерверклар "Болгар радиосы" аккомпанементы астында атылачак!

Казан шәһәре һәм Республика көнендә фейерверклар "Болгар радиосы" аккомпанементы астында атылачак!

https://tnv.ru

27 Август 2021, 17:40

255

0

Казан шәһәре һәм Республика көнендә фейерверклар "Болгар радиосы" аккомпанементы астында атылачак!
30 август шәһәр һәм Республика көнендә уникаль пиротехник шоу оештырылачак.

Быел фейерверк гади генә түгел, ә “Болгар радиосы”ның музыкаль озатуы ярдәмендә оештырыла.

22.00 сәгатьтә Казан шәһәрендә “Болгар радиосы” аккомпанементы астында фейерверклар атылачак. Аккомпанементны тыңлар өчен тамашачы “Болгар радиосы” дулкынына кушылырга тиеш була (91.5 fm).

 «Пиромузыкаль тамашаны шулай ук «Казан» гаилә үзәге янында һәм Игенчеләр сарае янында урнашкан сәхнә комплекслары трансляцияләнәчәк, – дип сөйләде А.Абзалов. – Моннан тыш, без хәзер мөмкинчелек булган Кремль яр буеның яңа участокларында музыка яңгырасын өчен җиһазлар әзерлибез. Бу казанлыларга музыкаль атмосферага күбрәк чумарга мөмкинлек бирәчәк». Музыкаль фейерверкны карауның иң яхшы нокталары Кремль һәм «Казан» гаилә үзәге яр буйлары булачак.

«Казан» гаилә үзәге янында узачак кичке концертның хедлайнерлары Brainstorm һәм Cream Soda төркемнәре, шулай ук татар башкаручылары Ришат Төхвәтуллин һәм Фирдүс Тямаев булачак.

Иртәнге 6дан башлап 18 сәгать дәвамында “Болгар радиосы” дулкынында "Иртәнге чәй"ләрнең радиомарафоны узачак. Шәһәр көнендә студиядә күренекле шәхесләр, популяр артистлар кунак булачак. Алар арасында: Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, Рифат Зарипов, Альберт Шакиров, Ирек Шәрипов, Чулпан Закирова һәм тагын бик күп кунаклар көтелә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров