Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы"ның IX милли музыкаль премиясе онлайн күрсәтеләчәк

"Болгар радиосы"ның IX милли музыкаль премиясе онлайн күрсәтеләчәк

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2021, 12:22

157

0

"Болгар радиосы"ның IX милли музыкаль премиясе онлайн күрсәтеләчәк
2021 елның 11 декабрендә 18.00 сәг. «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта уза. Тантананы һәркем турыдан-туры трансляциядә «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында, «Болгар радиосы» дулкынында һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп бара алачак.

Премияне онлайн форматта уздыру — радио өчен беренче тәҗрибә түгел. Билгеле булганча, эпидимиологик хәл сәбәпле 2020 елның музыкаль премиясе дә онлайн форматта узды. Узган елны статистик мәгълүмат буенча онлайн концертны уртача 600 меңләп кеше караган. Айфон да уйнатылган иде. Быел да «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе «Кайнар хит» җиңүчеләренә, зәвыклы җырчыларга «Алтын йолдыз» тапшыру белән генә чикләнми. «Болгар радиосы» гадәттәгечә яраткан тамашачылары өчен туры трансляция барышында отып булачак бүләк әзерли.

Быел «Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, «Кайнар хит» проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты — халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. «Болгар радиосы» радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.

IX Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләнәчәк!

«Болгар радиосы» IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 11 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм «Болгар радиосы» дулкынында тыңлап булачак. 6+

"Болгар радиосы"ның матбугат хезмәте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров