Онлайн трансляция

Свернуть

Быел "Алтын йолдыз" сынына лаек дип табылган җырчыларны тамашачы үзе билгели

Быел "Алтын йолдыз" сынына лаек дип табылган җырчыларны тамашачы үзе билгели

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2021, 11:57

636

0

Быел "Алтын йолдыз" сынына лаек дип табылган җырчыларны тамашачы үзе билгели
Тагын ике атнадан "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясе тапшырылачак. Быел мондый дәрәҗәле бүләк тугызынчы тапкыр бирелә. "Алтын йолдыз" сынына лаек дип табылган җырчыларны тамашачы үзе билгели.

"Яңа гасыр" каналында чыгып килүче "Кайнар хит" тапшыруында тавыш биреп сайлап алалар. Инде икенче ел рәттән, пандемия сәбәпле, "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясен бирү тантанасы онлайн үтә.

"Болгар радиосы" премиясен ташпшыру тантанасын караучыларның кыйммәтле смартфон оту мөмкинлеге дә бар. Моның өчен, турыдан туры трансляция вакытында, 5522 номерына "милли" дигән сүз язып смс җибәрергә кирәк.

"Болгар радиосы"ның IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын, турыдан туры эфирда, 11 декабрь кичке алтыда "Татарстан - Яңа гасыр" һәм "ТНВ-Планета" каналларыннан карарга мөмкин. Шулай ук, интернет киңлегендә күзәтеп һәм "Болгар" радиосы аша тыңлап була.



Фото: "Болгар радиосы"


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров