Онлайн трансляция

Свернуть

Тамашачылар Яңа ел төнендә ТНВда - мюзикл, ә "Мәйдан"да театрәлләшкән концерт карый ала

Тамашачылар Яңа ел төнендә ТНВда - мюзикл, ә "Мәйдан"да театрәлләшкән концерт карый ала

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2021, 16:14

835

0

Тамашачылар Яңа ел төнендә ТНВда - мюзикл, ә "Мәйдан"да театрәлләшкән концерт карый ала
Безнең канал яңа ел мюзиклын төшерүне дәвам итә. Иҗади эш безнең холдингка кергән - ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета һәм Мәйдан каналларында гөрли. Яңа ел киченә кадәр бер ай вакыт -  ул җиң сызганып эшли торган  чор. Яңа гасыр каналында - мюзикл төшерсәләр, "Мәйдан"да - театрәлләшкән бәйрәм концерты. Бу тамашаларны 31 декабрь төнендә күреп булачак. Сәхнә арты мизгелләре - Алия Хәйретдинова репортажында.

Сәхнә утларын - авыл күренешләре, бәйрәм күлмәкләрен - толып-шәлләр алыштырды. ТНВ каналының иҗат төркеме, яңа ел мюзиклын төшерүне Арча районында дәвам итә.  Сценарий буенча, төп рольдәге кыз авылда яши, хат ташучы булып эшли. Хыялы - җырчы булу. Тик аңа гашыйк булган егет кенә моның белән риза түгел. Яңа ел мюзиклы өчен Түбән Курса авылында бәйрәм темасына туры килеп торган трактор да табылган. 

"Мәйдан" каналының Яңа ел бәйрәм концертында 50 артист катнаша. Ретро җырларны да, заманчаларын да башкаралар. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпованың аклы-каралы күлмәге - бүгенге авырлыклардан соң киләчәк якты көннәр символы.

Концерт программасын 2 көн төшерәләр. Ул театральләштерелгән тамаша белән үрелеп бара. Аның геройлары - шул ук аристлар. Аларны кышкы урманда да, җылы өйдә дә, һәтта күрәзәче бүлмәсендә  дә күреп булачак.

Фото: pixabay.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров