Онлайн трансляция

Свернуть

Быел "Болгар радиосы" Милли премия тантанасы татар милли образларына бай булачак

Быел "Болгар радиосы" Милли премия тантанасы татар милли образларына бай булачак

https://tnv.ru

06 Декабрь 2021, 12:27

1446

0

Быел "Болгар радиосы" Милли премия тантанасы татар милли образларына бай булачак
11 декабрь “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Эпидемиологик хәл сәбәпле, ул онлайн оештырыла.

Җыр тантанасын һәркем туры эфирда "ТНВ-Татарстан", "ТНВ-Планета" каналында, “Болгар радиосы” дулкынында һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп бара алачак. Узган ел онлайн концертны уртача 600 меңләп кеше караган.

Артистлар да, алып баручылар да әзерләнә. Быел премия милли образларга бай булачак, диләр. 30 артист, 30 җыр, 30 уникаль образ. Күлмәк-костюмнарга эскизлар ике ай элек әзер була. Италия һәм Россия шәһәрләреннән махсус рәвештә тукымалар кайтарталар. 100 метр бәрхет, атлас, шифон.

Быел Болгар радиосы милли премиясе миллилеген исбат итәргә җыена. Кием аша гына түгел. Сценарий серләрен ачмасалар да, сәхнәдә татарның гореф-гадәтләре, моңы, халык җырлары урын алачак, ди оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез, "Болгар радиосы" концертта заманча смартфон уйнатачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров