Онлайн трансляция

Свернуть

"Кайда син" сериалы актерлары белән иҗади кичә

"Кайда син" сериалы актерлары белән иҗади кичә

https://tnv.ru

06 Декабрь 2021, 15:14

1442

0

"Кайда син" сериалы актерлары белән иҗади кичә
Бүген, Казанда "Дворянское гнездо" ресторанында "Кайда син" сериалы иҗат коллективы катнашында иҗади кичә карый аласыз. Кичә 16:00 сәгатьтә башланачак.

Кызганыч, эпидемиологик хәл сәбәпле, ул онлайн оештырыла. Туры трансляцияне Инстаграм аккаунтында карый аласыз. Соңырак, ТНВның YouTube каналына кичәдән видеоматериал йөкләнәчәк.

Кичәдә иҗат коллективы сезгә җыр-моңнар, шигъри юллар бүләк итәчәк. Актерлар сериалның төшү үзенчәлекләрен, съемкалар вакытында булган кызыклы вакыйгаларны да сөйләп китәчәк. Туры эфир барышында үзегезне кызыктырган сорауларны да бирә аласыз.

Сериалның сюжеты яшьләр белән бәйле. Асылда мәхәббәт тарихы ята. Өч яшь кыз тормышларын үзгәртергә телиләр һәм булачак кияүне үзләре эзли башлыйлар.

Сериалның режиссеры — Нурания Җамали, сценария авторлары Халисә Ширмән һәм Нурания Җамали.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров