Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә "Болгар радиосы" IX Милли музыкаль премиясендә 12 айфон уйнатылачак

Иртәгә "Болгар радиосы" IX Милли музыкаль премиясендә 12 айфон уйнатылачак

https://tnv.ru

10 Декабрь 2021, 17:10

1476

0

“Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясе башланганчы без ай дәвамында радиотыңлаучылардан 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән СМС хәбәрләр кабул итәчәкбез. СМСларны 11 декабрьгә кадәр җибәреп була.

 Иртәгә "Болгар радиосы" IX Милли музыкаль премиясендә 12 айфон уйнатылачак
2021 елның 11 декабрендә 18:00 сәгатьтә  “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы онлайн форматта узачак. Тантананы һәркем турыдан-туры трансляциядә “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында, “Болгар радиосы” дулкынында һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп бара алачак.

Премияне онлайн форматта уздыру - радио өчен беренче тәҗрибә түгел. Билгеле булганча, эпидимиологик хәл сәбәпле 2020 елның музыкаль премиясе дә онлайн форматта узды. Узган елны статистик мәгълүмат буенча онлайн концертны уртача 600 меңләп кеше караган. Айфон да уйнатылган иде. Быел да “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе “Кайнар хит” җиңүчеләренә, зәвыклы җырчыларга “Алтын йолдыз” тапшыру белән генә чикләнми, ә яраткан тамашачыларын турыдан-туры трансляция барышында отып булачак бүләк белән сөендерә! Ул быел да айфон булачак.

“Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясе башланганчы без ай дәвамында радиотыңлаучылардан 5522 номерына МИЛЛИ сүзе белән СМС хәбәрләр кабул итәчәкбез. СМСларны 11 декабрьгә кадәр җибәреп була.

Iphone 12 ноябрьдән алып 11 декабрьгә кадәр СМС җибәрүчеләр арасында уйнатыла. Җиңүченең телефон номеры очраклы рәвештә билгеләнә. Бәхет елмайган номер иясенә элемтәдә булуы һәм концертны каравы мөһим, чөнки премия алып баручылары турыдан-туры трансляция барышында әлеге номерга шалтыратып, концертка бәйле бер сорау бирәчәк. Абонент телефонын алмаган очракта, җиңүчене яңадан сайлау каралган.

Быел “Болгар радиосы” IX Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән,  яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.

Концерт 11 декабрь 18:00 сәгатьтә башланачак. Трансляцияне "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында карый һәм "Болгар радиосы"нда тыңлый алачаксыз. Вконтакте һәм YouTube челтәрләрендә дә туры эфир булачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров