Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ Владимир Путинның зур матбугат конференциясен онлайн күрсәтә

ТНВ Владимир Путинның зур матбугат конференциясен онлайн күрсәтә

https://tnv.ru

23 Декабрь 2021, 10:20

1222

0

Матбугат конференциясендә ТНВ хәбәрчесе Лина Зиннәтуллина да катнашачак.

ТНВ Владимир Путинның зур матбугат конференциясен онлайн күрсәтә
Бүген Россия Президенты Владимир Путинның ел саен уздыра торган матбугат конференциясе узачак. ТНВ YouTube каналы әлеге матбугат конференциясен трансляциялиячәк. Башлану вакыты: 12:00.

Чара гадәти форматта узачак. Коронавирус пандемиясе аркасында журналистлар санын 507 гә кадәр чикләгәннәр. Зур матбугат конференциясендә Татарстанның 5 массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак. ТНВ телеканалын хәбәрче Лина Зиннәтуллина тәкъдим итәчәк.

Шулай ук Татарстаннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Татарстан", "Матбугат.ру", KazanFirst басмалары вәкилләре катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, Президентның зур матбугат конференциясе ел саен 2001 елдан бирле үткәрелә торган чара. Башта дәүләт башлыгы төп икътисадый һәм социаль күрсәткечләрне яңгырата. Аннан соң журналистлар үзләрен кызыктырган сорауларын бирә.

Фото: kremlin.ru