Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда яңа татарча фильм премьерасы - "Казанга Казанда"

ТНВда яңа татарча фильм премьерасы - "Казанга Казанда"

https://tnv.ru

11 Январь 2022, 11:58

1728

0

ТНВда яңа татарча фильм премьерасы - "Казанга Казанда"
ТНВ каналында елның беренче премьерасы - "Казанга Казанда" фильмы! Фильм 15 гыйнвар күрсәтеләчәк.

Вакыйгалар дөнья океаны киңлекләрендә югалган утраудагы сарай резиденциясенең бер бүлмәсендә башлана. Әлеге патшалыкның принцы радиодан татар теленең ничек яңгыравын ишетә, һәм барысын да аңлавына гаҗәпләнә... Әбисе аңа күп гасырлар элек бу җиргә сәүдәгәрләр килүен сөйли. Алар үзләрен татар дип атаганнар һәм, үз чиратларында, үзара сугышучы кавемнәрне дуслаштырганнар. Бу мәгълүматка сокланган һәм кызыксынган төп герой Ватанын үз күзләре белән күрергә дип Казанга очарга карар кыла. Шуннан соң маҗаралар башлана гына әле.

Фильм шимбә, 15 гыйнвар, 13:30 һәм 20:00 сәгатьтә "ТНВ-Татарстан", 20:00 сәгатьтә "ТНВ-Планета" телеканалында күрсәтеләчәк.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров