Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген ТНВда яңартылган студия ачылды - видео

Бүген ТНВда яңартылган студия ачылды - видео

https://tnv.ru

14 Март 2022, 11:18

1056

0

Бүген ТНВда яңартылган студия ачылды - видео
Бүген ТНВ яңартылган студия ачылды. Студиядә ремонт ике ай дәвам итте, һәм хәзер безнең тамашачылар яраткан тапшыруларын югары сыйфатлы, яңа матур декорацияләр белән карый ала.

Студиядә заманча техник җиһаз урнаштырылган, аерым алганда, 4К үзәк һәм 11 кече видеоэкран. 

ТНВ башкарма директоры - баш мөхәррире Алинә Сөләйманова сүзләренә караганда, бу - соңгы унъеллыкта иң масштаблы ремонт. Иҗад хезмәткәрләре студия киңлегендә төрле телепроектларның декорацияләрен җиңел һәм тиз булдыру өчен уникаль мөмкинлек алдылар.

«Татарстан-Яңа гасыр» телекомпаниясе актуаль, заманча, техник яктан камил компания булып калу өчен "заман белән бергә атлавын" тагын бер кат исбатлады. Без сезнең белән һәм сезнең өчен үзгәрәбез.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров